Аксубаево
  • Рус Тат
  • Татарстанга уңышлар теләп

    Россия Федерациясенең Дәүләт Әләме көнен бәйрәм иткән көнне "Татарстан командасы" проекты һәм яшьләр парламенты өч төсне берләштергән тасмалар тарату, бәйрәм һәм дәүләт әләмендәге өч төснең нәрсәне үз эченә алуы турында сөйләү максатыннан Аксубай урамнарына чыты. - Татарстанда ике дәүләт әләме, - дип аңлатты үтеп баручыларга хәрәкәт лидерларының берсе Аида Глезденева....

    Россия Федерациясенең Дәүләт Әләме көнен бәйрәм иткән көнне "Татарстан командасы" проекты һәм яшьләр парламенты өч төсне берләштергән тасмалар тарату, бәйрәм һәм дәүләт әләмендәге өч төснең нәрсәне үз эченә алуы турында сөйләү максатыннан Аксубай урамнарына чыты.

    - Татарстанда ике дәүләт әләме, - дип аңлатты үтеп баручыларга хәрәкәт лидерларының берсе Аида Глезденева. - Алар төрле, әмма безнең һәркайсыбыз өчен бертөрле билгеләнешкә ия. Әләмдәге өч төс нәрсәне аңлата соң дигән сорауга, узып баручыларның фикерләре төрле булды, шулай да бер нигезгә барып тоташты - ак төс - вөҗданлылыкны, зәңгәр төс - гаделлекне, кызыл төс кыюлыкны символлаштыра. Бу төсләр борынгы Рус илендә нәкъ менә шул билгеләнешләргә ия булган.

    Яшь парламентчылар оештырган "Татарстанга тәкъдимнәр агачы" акциясе көннең төп чарасы булды.

    - Һәр аксубайлы Республикага, илгә һәм туган районына булган ярату хисләрен белдерә ала, - дип фикерләре белән уртаклашты "Татарстан командасы" проекты лидеры һәм яшьләр парламенты җитәкчесе Анна Борисова, аксубайлыларга Россия триколоры карточкаларын өләшеп. Ә теләкләр өчен, Ленин паркындагы һәлак булган якташлар истәлегенә куелган стела артындагы агачны сайладылар. Аксубайлылар Татарстанның чәчәк атуын, тынычлык, күк йөзенең аяз булуын теләделәр. Балалар исә үз теләкләрен асфальтка рәсем ясап белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: