Аксубаево
  • Рус Тат
  • Таныклык бирелми

    Росреестр милеккә хокук турындагы таныклыкны башка бирмәячәк. - Хәзер исә теркәү турында беренчел таныклык булып торган ак төстәге кәгазь документ урынына күчемсез милеккә хокук ЕГРП язуы белән раслана, аңа да шулай ук дәүләт теркәүчесе имзасы куела, мөһер сугыла һәм ул канунлы көчкә ия, - дип тынычландыра ТР буенча Росреестр Идарәсенең...

    Росреестр милеккә хокук турындагы таныклыкны башка бирмәячәк.
    - Хәзер исә теркәү турында беренчел таныклык булып торган ак төстәге кәгазь документ урынына күчемсез милеккә хокук ЕГРП язуы белән раслана, аңа да шулай ук дәүләт теркәүчесе имзасы куела, мөһер сугыла һәм ул канунлы көчкә ия, - дип тынычландыра ТР буенча Росреестр Идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова. - Алдау очракларын кисәтү максатларында, күчемсез милек белән килешү төзү алдыннан ЕГРП дан өземтә сораттырып, мәгълүматларның актуальлегенә инанырга кирәк.
    Язуны Росреестрның rosreestr.ru рәсми порталы аша һәм гариза бирүчеләрне кабул итү офисына шәхси кереп алдырырга була. Ике очракта да мәгълүматлар биш эш көне агымында тәкъдим ителә.
    - Хәзерге вакытта күчемсез милеккә һәм алар белән килешүгә дәүләт теркәвенә, ЕГРПдан мәгълүматлар алуга документлар тәкъдим итүне Республика Татарстан-Мои документы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итү буенча Күп функцияле үзәк гамәлгә ашыра, - дип искәртте Лилия Солтан кызы.
    Күп функцияле үзәкнең, аның бөтен республика буенча филиалларының эш режимы, хезмәтләр турындагы җентекле мәгълүмат һәм кабул итүгә алдан язылу Күп функцияле үзәкнең https://uslugi.tatarstan.ru/mfc порталында яки Росреестр колл-үзәкнең 8-800-100-34-34 бушлай телефоны аша гамәлгә ашырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: