Аксубаево
  • Рус Тат
  • Талыйлар да, урлыйлар да

    Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеген дә, районның административ комиссиясен дә терлекләрнең иректә утлап йөрүе борчый. Комиссияне - утлап йөргән малларның районның авыл хуҗалыгы басуларын таптаулары, полиция хезмәткәрләрен - җәй буена авырлык туплаган терлекләрнең караклар кулына эләгүе. Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендә үткән районның административ комиссиясе утырышында сүз нәкъ...

    Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеген дә, районның административ комиссиясен дә терлекләрнең иректә утлап йөрүе борчый.

    Комиссияне - утлап йөргән малларның районның авыл хуҗалыгы басуларын таптаулары, полиция хезмәткәрләрен - җәй буена авырлык туплаган терлекләрнең караклар кулына эләгүе.

    Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов рәислегендә үткән районның административ комиссиясе утырышында сүз нәкъ шул хакта барды.

    - Терлекләрнең утлап йөрүе кайбер авыл җирлекләре өчен нормага әйләнеп бара, - дип билгеләп үтте административ комиссиянең баш белгече Алексей Тимирясов. - Соңгы рейдларда төзелгән 19 беркетмәнең 16сы - чәчелгән кырларны таптату, бары тик 3 се генә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүгә бәйле.

    Комиссиягә чакырылган барлык кагыйдә бозучылар да, терлекләрнең утлап йөрүе өчен штраф салынуы хакында белмәүләрен әйттеләр һәм беренче очракка кисәтү ясауларын үтенделәр. Ләкин канунны белмәү җаваплылыктан азат итми - терлекләрен ирекле утлауга чыгарып җибәргән һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беренче тапкыр эләгүчеләргә 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр штраф салына, ә кабаттан эләккән очракта - 3 меңнән 5 мең сумга кадәр.

    Иректә утлап йөргән терлек китергән зыянны бу сумма гына каплый алмый. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, терлекне урлау очраклары күбрәк нәкъ менә көзге чорга туры килә. Соңгы ике айда криминаль вакыйгалар сводкасында "Аксубай" агрофирмасының Яңа Тимошкино бүлегендә 6 айлык ике бозау урлану очрагы теркәлгән. Иске Үзидә шәхси йорт хуҗаларының төрле вакытта иректә утлап йөргән 5 баш мөгезле эре терлеге өйләренә кайтмый. Терлекләрне күзәтү астында тотуның күпкә нәтиҗәлерәк булуын исегездән чыгармагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: