Аксубаево
  • Рус Тат
  • Таганнар кая югалды?

    Район үзәгендә "Парклар һәм скверлар" республика программасы кысаларында балалар паркын төзекләндерүнең икенче чираты башланды. Паркта иске уен комплексларын, куркыныч тудырган тимер таучыкларны, сиксәненче еллар таганнарын сүттеләр, карт агачларны кискәннән соң калган төпчекләрне тулысынча җир белән тигезләделәр һәм "авыр техника" белән ком кертеп, территорияне тигезләү эшләренә керештеләр. Әмма куркыныч тудырган иске...

    Район үзәгендә "Парклар һәм скверлар" республика программасы кысаларында балалар паркын төзекләндерүнең икенче чираты башланды.

    Паркта иске уен комплексларын, куркыныч тудырган тимер таучыкларны, сиксәненче еллар таганнарын сүттеләр, карт агачларны кискәннән соң калган төпчекләрне тулысынча җир белән тигезләделәр һәм "авыр техника" белән ком кертеп, территорияне тигезләү эшләренә керештеләр. Әмма куркыныч тудырган иске таганнар белән бергә парктан бер ел элек кенә урнаштырылган яңалары да юкка чыкты.

    - Паркта тимер конструкцияләр башка куелмаячак, ә узган ел урнаштырылган кечкенә архитектура формаларын, парк мәйданын тигезләү һәм аңа комлы-вак ташлы катнашма җәю өчен вакытлыча алып тордык, конструкцияләр өчен җирлек әзерләнгәч, алары да үз урынын алачак, яңалары белән дә тулыландырачаклар, - дип ышандырды инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов.

    Эш июль уртасына төгәлләнер дип планлаштырыла. Баш архитектор сүзләренә караганда, парк тагын да ямьләнәчәк - монда өстәмә кораб-уен комплексы, амфи-театр, күпсанлы эскәмияләр пәйда булачак, киләчәктә чәчәк түтәлләрен бизәп торачак горизонталь һәм дугасыман элементлар урнаштырыла. Паркта санитар зона да билгеле, анда тиешле санитария-гигиена нормаларына җавап биргән уңайлы туалетлар төзеләчәк.

    Әлеге гүзәллекне күрер өчен аксубайлыларга түземле булырга, ә балаларга вакытны үткәрү урыны итеп Яшьләр үзәге артындагы уен һәм спорт мәйданчыкларын сайларга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: