Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сыерларны – көтүгә, кәҗәләрне – бәйгә

    Район администрациясе комиссиясенең чираттагы утырышында төзекләндерү һәм территорияләрне тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозуга кагылышлы ачылган 8 эш тикшерелде. Административ комиссия ел әйләнәсе эшли, ел башыннан ул инде берничә авыл җирлегендә булып, халыкка өй янындагы чүп-чар, төзелеш материаллары өемнәре һәм урамнарда ирекле утлап йөргән маллар өчен җәзалар бирде. 4 ай эчендә генә...

    Район администрациясе комиссиясенең чираттагы утырышында төзекләндерү һәм территорияләрне тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозуга кагылышлы ачылган 8 эш тикшерелде.

    Административ комиссия ел әйләнәсе эшли, ел башыннан ул инде берничә авыл җирлегендә булып, халыкка өй янындагы чүп-чар, төзелеш материаллары өемнәре һәм урамнарда ирекле утлап йөргән маллар өчен җәзалар бирде. 4 ай эчендә генә дә 30дан артык административ беркетмә төзелгән.

    Кем әйтмешли, алар үз хаталары өстендә өйрәнәләр. Комиссия әгъзалары һәм экологлар тикшереп йөрмәсләр дип уйлыйлар. Хәер урыннарда авыл җирлекләре башлыклары да беркетмәләр тутыра ала. Гәзит битләрендә без ваемсыз мал хуҗаларына карата беркетмәләр бернинди кисәтүсез тутырыла, штрафлар салына дип һәрдаим язып торсак та, алар моңа битараф кала бирәләр.

    - Кешеләрнең төзү эшләре белән мәшгуль булганнарын без, әлбәттә, аңлыйбыз. Ләкин бит бу очракта авыл җирлеге советыннан белешмә алырга гына кирәк һәм мондый проблемалар килеп тумас иде, - дип белдерде административ комиссиянең баш белгече Алексей Тимирясов. - Кануннар барысы өчен дә бер: "төзекләндерү" маддәсе буенча кагыйдә бозган өчен штраф күләме - 2 меңнән 5 мең сумга, кагыйдә бозу кабатланганда 2,5 меңнән 5 мең сумга кадәр.

    Яз җитү белән район урамнарында ирекле утлап йөргән маллар күренә башлый. Кәҗәләр бөтен җирдә йөриләр: йортлар тирәсендә дә, балалар мәйданчыкларында да, яшел чирәмдә дә. Ә бит җитәкчелек, оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары дистәләгән еллар агымында бистәне төзекләндерү, ямьләндерү өчен бөтен көчләрен куялар - агачлар утырталар,чәчәк түтәлләре ясыйлар.

    - Бистәне әйләнеп уздык - маллар рәхәтләнеп утлап йөри. Ә бит мөгезле эре терлекләр өчен көтүләр оештырылган. Сарык һәм кәҗә хуҗалары да бергәләшеп көтүләр оештыра, аларны чиратлап көтә алалар. Әмма малларны капка артына чыгарып җибәреп кенә бу проблема чишелми. Без бистәдә сарыкларны һәм кәҗәләрне тамгалый башладык, шулай эшләгәндә аларның хуҗаларын табу авыр булмаячак, - дип белдерде шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. - Әгәр сүз белән әйткәнне аңламыйлар икән - акчалата җәзага тартачакбыз.

    Җитәкчелекне тагын бер нәрсә борчуга сала, ә бит дөресен генә әйткәндә бу мәсьәлә, беренче чиратта, хуҗаларны тынычсызлыкта калдырырга тиеш. Кәҗәләр кайда йөриләр - яшел чирәмне таптыйлармы, чәчәк түтәлләренме, яшь агачларга зыян салалармы? Шул ук административ комиссиянең зыян бәясен исәпләп чыгарырга да хокукы бар. Административ штраф күләменә зыян бәясен дә кушкач, ул мал бәясеннән дә кыйммәткәрәк чыгачак. Шуңа күрә бистә яки авыл җирлекләре советына мөрәҗәгать итеп, малларга тамга салдыру һәм аларны бәйдә тоту өчен таяк белән бау сатып алу күпкә очсызракка төшәчәк.

    Иректә утлап йөрүче малларга кагылышлы проблема гражданнар җыеннарында бер генә тапкыр күтәрелмәде. Бу мәсьәләгә өченче яктан якын килергә дә була - малларны урлау һәм африка дуңгыз чумасы яки котыру авыруы кебек йогышлы чирләрне шул рәвешле профилактикаларга мөмкин. Шуңа өстәп иректә утлап йөрүче мал үлә икән - аның хуҗасына иминият акчасын беркем дә түләмәячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: