Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сугыш толына – фатир ачкычы

    Җиңү көне алдыннан сугыш толы Минегөлсем Кобиева яңа фатирга күчте. Аксубайдан фатирны ул ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча алды. Өй туе белән котларга һәм бүләкләр тапшыру өчен аның янына район башлыгы Камил Гилманов килде. Минегөлсем Зәйдулла кызы Яңа Ибрай авылында туып үсә. Сугыш вакытында аны һәм авылдаш хатын-кызларны Тәтеш...

    Җиңү көне алдыннан сугыш толы Минегөлсем Кобиева яңа фатирга күчте.


    Аксубайдан фатирны ул ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча алды. Өй туе белән котларга һәм бүләкләр тапшыру өчен аның янына район башлыгы Камил Гилманов килде.

    Минегөлсем Зәйдулла кызы Яңа Ибрай авылында туып үсә. Сугыш вакытында аны һәм авылдаш хатын-кызларны Тәтеш районына танкларга каршы канау казырга алып китәләр.

    - Кырык беренче елның кышы бик суык булды, - дип сөйли әби. - Күп кенә кызлар салкыннан, ачлыктан үлде. Мине әтинең сырган чалбары, киез итекләре һәм туны гына коткарды. Тәүлегенә 800 грамм ипи бирәләр иде.

    Сугыштан соң Минегөлсем апа колхозда эшли. Фронттан кайткан офицер Нуриәхмәт белән алар 1946 елның 23 февралендә өйләнешәләр. Бергә 54 ел гомер кичерәләр, алты бала үстерәләр. Йорт хуҗасы 2000 елда каты авырудан вафат була.

    - Шундый олы бүләкне күрмәве бик кызганыч, - ди Минегөлсем Зәйдулла кызы күз яшьләрен сөртеп.

    Ул район башлыгына, Республика хөкүмәтенә ветераннарга карата шундый игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: