Аксубаево
  • Рус Тат
  • Суда иминлек турында

    Су коену сезоны башыннан Татарстанда 27 кеше суга батып үлгән, шуларның алтысы балалар. Анализлардан күренгәнчә, сабыйларның суда батып үлүенең төп сәбәбе ата-аналарның балаларны күз уңында тотмавы һәм йөзә белмәү. Ә өлкәннәрнең һәлак булуы - ул җиһазланмаган урыннарда исерек килеш суга керү. "Баланы мәктәптә яки шәһәр яны балалар лагерендә йөзәргә өйрәтегез....

    Су коену сезоны башыннан Татарстанда 27 кеше суга батып үлгән, шуларның алтысы балалар.

    Анализлардан күренгәнчә, сабыйларның суда батып үлүенең төп сәбәбе ата-аналарның балаларны күз уңында тотмавы һәм йөзә белмәү. Ә өлкәннәрнең һәлак булуы - ул җиһазланмаган урыннарда исерек килеш суга керү.

    "Баланы мәктәптә яки шәһәр яны балалар лагерендә йөзәргә өйрәтегез. Уяу булыгыз, балаларның үзләрен генә калдырмагыз, сулыкларга ялгызларын гына җибәрмәгез. Чумарга рөхсәт бирмәгез! - дип ММЧ аша әти-әниләргә мөрәҗәгать иттеләр видеоконференциядә катнашучылар. 22 июнь көнне Баулы районында буада 2001 елда туган бала гәүдәсе табыла, ул дусты белән буага су коенырга бара, иптәше сүзләренә караганда алар икесе дә суга чумалар, әмма берсе кире чыкмый. - Җиһазланмаган урыннарда су коенудан тыелып торырыга чакырабыз! Чөнки кешеләрнең суда батып үлү очраклары нәкъ менә җиһазланмаган урыннарда теркәлә".

    Исегезгә төшерәбез: җиһазландырылмаган урында су коену су объектларында кешеләр гомерен саклау Кагыйдәләрен бозу булып санала, моның өчен административ җаваплылык каралган.

    Фото: img2.minibanda.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: