Аксубаево
  • Рус Тат
  • Су коену–тыела

    Районда коену өчен санкцияләнгән урыннар юк. Аксубай районында коену сезоны су объектларында иминлек вакыты буларак игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең тиешле күрсәтмәсе кабул ителгән. - Җәйге эссе чор - ул ял итү, гаилә белән табигать кочагына, су буйларына чыгу вакыты. Әмма...

    Районда коену өчен санкцияләнгән урыннар юк.

    Аксубай районында коену сезоны су объектларында иминлек вакыты буларак игълан ителде.

    Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең тиешле күрсәтмәсе кабул ителгән.

    - Җәйге эссе чор - ул ял итү, гаилә белән табигать кочагына, су буйларына чыгу вакыты. Әмма безнең районда сулыкларда коену өчен санкцияләнгән урыннар юк. Һәр сулык янында бу турыда кисәткән аншлаглар урнаштырылган булырга тиеш. Коткару хезмәтләренең сулыклар тирәсендә патрульлек итү һәм рейдларга чыгулары сезон дәвамында оештырылачак. Әмма әлеге чорда беренче чиратта кешеләр үзләре буш вакытны сулыклар янында үткәрүнең катлаулы булмаган кагыйдәләрен үтәргә тиеш, - дип аңлата башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

    Бүгенгесе көннән мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлана. Район коткаручылары беренчел эш итеп, әти-әниләргә балаларны ялгызларын һәм шулай ук компания белән сулыкларга ял итәргә, балык тотарга җибәрмәскә, алар белән су объектларында иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы әңгәмәләр алып барырга киңәш итәләр.

    - Елга буенда гаиләгез белән ял итәргә планлаштыргансыз икән, балалар һәрвакыт күз уңында булырга тиеш, әлеге очракта сезнең игътибарсызлыгыгыз - сабый гомере белән бәяләнергә мөмкин, - дип искәртә районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. - Алда - массакүләм бәйрәмнәр, һич кенә дә алкоголь кулланган килеш, бигрәк тә таныш булмаган урыннарда суга керергә ярамый.

    Фото: rnarov.pnzreg.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: