Аксубаево
  • Рус Тат
  • Стратегия-2030: авыл хуҗалыгыннан – туризм үсешенә кадәр

    Илдә икътисади кризис шартларында Татарстан икътисад ныклыгын һәм аның динамик үсеш мисалын күрсәтә. Россиядә шартларның авыр булуына карамастан, республика Стратегия-2030 билгеләгән - глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк позицияләрендә ныклап урын биләү, "Волга-Кама" драйвер полюсы үсеше максатына ышанычлы юл тота. Стратегия-2030 берничә елга алдан өстенлекләр, перспективалы үсеш нокталарын билгеләде. Бүгенгесе көндә республиканың...

    Илдә икътисади кризис шартларында Татарстан икътисад ныклыгын һәм аның динамик үсеш мисалын күрсәтә.

    Россиядә шартларның авыр булуына карамастан, республика Стратегия-2030 билгеләгән - глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк позицияләрендә ныклап урын биләү, "Волга-Кама" драйвер полюсы үсеше максатына ышанычлы юл тота. Стратегия-2030 берничә елга алдан өстенлекләр, перспективалы үсеш нокталарын билгеләде. Бүгенгесе көндә республиканың үсеш Стратегиясенә юнәлдерелгән, аны гамәлгә ашыру механизмнарын фактик тәэмин иткән муниципаль стратегияләрне эшләү төгәлләнә. Район депутатлары советның чираттагы утырышында Аксубай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясе проектын тикшерделәр (сүз уңаеннан, проект белән һәр теләүче таныша ала, ул Аксубай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган).

    - Бүген аерым оешманың яисә тулаем җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен нәкъ менә халык билгели. Капитал һәм җир пассив үсеш факторларына әверелде, ә кешеләрдән торган капитал - актив факторга. Районның социаль-икътисади Стратегия үсешен эшләгәндә без нәкъ менә шуңа таяндык, - дип аңлатма бирде район башлыгы Камил Гилманов. - Стратегиянең нигезе - ул кеше, без әлеге нигез әйләнәсендә төркемләнгән өч өстенлекне билгеләдек: беренчедән - кешелек капиталы үсеше өчен шартлар тудыру, икенчедән - кешелек факторы үсеше өчен уңайлы мохит булдыру, өченчедән - кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүдә социаль-икътисади шартлар формалаштыру. Республикада өстенлекле максатларны һәм һәр дәрәҗәдә аларның казаныш инструментларын билгеләүче бердәм система булдырылган һәм безнең районның үсеш Стратегиясе дә әлеге системаның бер звеносын тәшкил итәчәк.

    "Аксубай" ике сүздән тора: "Ак" һәм "су". Безнең төбәк чишмәләргә һәм кизләүләргә бай, алар гасырлар дәвамында безнең җиребезне салкын һәм чиста су белән туендыралар. Район бренды буларак та нәкъ менә шул аспект кулланылачак, чөнки әлеге яңгырашлы исем районны еракларга танытырга сәләтле.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин сүзләренә караганда, 2016-2021 елларга Стратегияне финаслау федераль бюджеттан - 98 миллион 516 мең сум, республика бюджетыннан - 2 миллиард 645 миллион 383 мең сум, җирле бюджеттан - 232 миллион 563 мең сум һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 154 миллион сум акча бүлеп бирүне таләп итә. Үсеш Стратегиясе районны барлык юнәлешләр буенча да алга җибәрүне күзаллый. Әйтик, авыл хуҗалыгын һәм эшкәртү сәнәгате үсеше проектларын эшләгәндә, ябык җитештерү циклын тәэмин иткән бер-берсен тулыландырган производстволарны булдыру төп бурыч булып торды. Районны үстерүнең перспективалы юнәлешләренең берсе - муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары булдыру. Күрсәтелгән проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә районда 200гә якын кешене эш белән тәэмин иткән 3 сәнәгать мәйданчыгы үз эшчәнлеген тормышка ашырачак, 18гә якын яңа җитештерү ноктасы булдырылачак. Стратегиядә яңа җитештерү нокталары - катнаш азык заводы, "Аксу" ит комбинаты төзү һәм куллануга тапшыру күздә тотыла. Стратегия шулай ук, "Берендеево царство", "Ворон - затейник" һөнәрчелек парклары, "Колорит", "Мастеркая ремесленника" милли мәдәни йортлар, талдан әйберләр үрү, балчыктан чүлмәк ясау һәм хәтта ял көнендә Хәсән Туфанның тарихи ватаны - Иске Кармәт авылына бару маршрутларын үз эченә алган туристик зоналарны оештыру Проектларын тормышка ашыруны да күзаллый.

    Яшьләр сәясәтен, физик культураны һәм спортны үстерү кысаларында 100 урынга ангар тибындагы ябык түбәле шугалак төзү, ясалма җәймә белән футбол кыры, 13 торак пунктта 20 спорт мәйданчыгы кебек перспективалы проектларны гамәлгә ашыру ниятләнә. Стратегия проекты сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүне дә күзаллый - 8 ФАП, Аксубайда паталого-анатом комплексы төзеләчәк, фельдшер-акушерлык пунктлары белән видео-консультация системасы булдырылачак, Район үзәк хастаханә базасында күпсанлы тикшеренүләр үткәрү өчен өстәмә җиһазлар сатып алыначак.

    Белем бирү системасына килгәндә, Аксубайда урта белем бирү мәктәпләре, балалар бакчасы белән 4 башлангыч мәктәп төзү, киң профильле белгечләр белән тәэмин итеп, район үсешенә зур өлеш керткән Аксубай универсаль технологияләр техникумының алга таба үсеше һәм эшләве күздә тотыла. Табигый ки, районда, тулаем Татарстандагы кебек, авыл һәм салаларны төзекләндерүгә - юллар төзү, чишмәләрне, ял һәм парк зоналарын төзекләндерүгә юнәлдерелгән федераль, республика һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырылачак.

    Ел азагына кадәр Татарстан районнарында тармак стратегияләре генә түгел, шулай ук Стратегия-2030 белән тыгыз бәйләнгән стратегик икътисади зоналар (Кама, Казан, Әлмәт) да кабул ителәчәк. Татарстан икътисади моделенең якты өстенлеге - инновацияләр кертү. Рөстәм Миңнехановны кабаттан Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайлау - Татарстанны әлеге стратегик юнәлештә чираттагы тапкыр лидер итеп тану булачак. Яңа перспективалы технологияләргә, фәнни производство инвестицияләренә, югары технологияләр үсешенә аерым игътибар бирү бәрабәренә сәнәгатьнең барлык тармакларында да югары нәтиҗәлелек һәм җитештерүчәнлеккә ирешеп булачак. Россия өчен уникаль булган "Иннополис" икътисад зонасы, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры көчле үсеш ала, ИнноКам территориаль-инновацион үзәк булдыру Концепциясе кабул ителде - аңа 2016 елда РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев кул куйды.

    Концепциядә төп урынны инфраструктура проектлары алып тора - транспорт, энергетика системаларын җәелдерү. Концепция 2020 елга кадәр 30 меңнән артык югары җитештерүчән эш урыннары булдыруны, продукция күләмен 2 трлн. сумга кадәр арттыруны, тулаем өстәлгән бәя күләмен 1,1 трлн. сумга күтәрүне фаразлый.

    Республиканың 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш Стратегиясендә инвестицияләргә аерым игътибар бирелә. Соңгы 5 елда аларның күләме 2,5 трлн. сумга артты. Санкт-Петербургта үткән экономик форумда Татарстан Россия субъектларының инвестицион климатының милли рейтингында 1нче сан белән аталды. Бу турыда җыелучыларга, республика җитәкчелегенең, шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның икътисад сәясәтенә югары бәя биреп, Президент Владимир Путин да искәртеп үтте.

    Татарстанның инвестиция тармагындагы уңышлары - соңгы еллардагы мөһим идарә карарлары нәтиҗәсе. Республикада имин инвестиция климатын тәэмин итү буенча РФ субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге Стандарты кертелгән, республика Инвестицион советы булдырылган, инвесторлар хокукын гарантияләгән Татарстанның Инвестиция декларациясе кабул ителгән.

    Республиканың көчле һәм нәтиҗәле икътисады - ул эш урыннары һәм югары хезмәт хакы, социаль проектларны тормышка ашыру, боларның барысы да соңгы нәтиҗәдә татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү өчен эшләнә.

    Фото: realnoevremya.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: