Аксубаево
  • Рус Тат
  • Спортлы Татарстан – спортлы Аксубай районы

    "Яшьлек" спорт комплексында министрны тренер Александр Скворцов белән район самбочылары, милли көрәш һәм билбау көрәшчеләре каршы алдылар. Алар министрга күрсәтмә чыгыш тәкъдим иттеләр. - Республика, Россия беренчелегенә әзерләнәбез. Россия җыелма командасы составында ноябрь ахырында Үзбәкстанда узачак Дөнья чемпионатында катнашырга планлаштырабыз, - дип бүлеште тренер. Чынлап та, бу спорт төрләрендә район...

    "Яшьлек" спорт комплексында министрны тренер Александр Скворцов белән район самбочылары, милли көрәш һәм билбау көрәшчеләре каршы алдылар. Алар министрга күрсәтмә чыгыш тәкъдим иттеләр.

    - Республика, Россия беренчелегенә әзерләнәбез. Россия җыелма командасы составында ноябрь ахырында Үзбәкстанда узачак Дөнья чемпионатында катнашырга планлаштырабыз, - дип бүлеште тренер.

    Чынлап та, бу спорт төрләрендә район оста спортчылары белән горурлана ала. Бу турыда Владимир Леоновка районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев бәян итте. Александр Скворцовта тәрбияләнгән спортчыларның уңышлары барысына да таныш: Ильвира Сәлахова - спорт мастерлыгына кандидат, РФнең көмеш призеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионкасы, Рузилә Хәмитова - спорт мастерлыгына кандидат, билбау көрәше буенча дөньяның көмеш призеры, Евгений Ласточкин - спорт мастерлыгына кандидат, билбау көрәше буенча дөньяның бронза призеры, Диләрә Латыйпова - спорт мастерлыгына кандидат, билбау көрәше буенча дөнья чемпионкасы, Ольга Шугаева - 1 яшүсмерләр разряды иясе, күп тапкыр дзюдо һәм самбо буенча ТР һәм РФ чемпионкасы булды, Михаил Горожанкин - 1 яшүсмерләр разряды иясе, самбо буенча күп тапкыр ТР һәм РФ җиңүчесе һәм призеры булды, Сергей Овчинников - самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат. Ләкин шуңа да карамастан, Аксубай спортчылары өчен иң төп проблема булып транспорт мәсьәләсе тора - ярышларга бару өчен автобус кирәк.

    Министр егетләр һәм кызларга уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

    Икенче объект үзәк хоккей тартмасы булды. Күнегүләр ясарга килгән хоккейчылар министрны традицион сәламләү - кәшәкә белән бозга сугып каршы алдылар. Владимир Леонов Аксубайда кызларның да хоккей уйнаганын күреп, иң яшь хоккейчы - 9 яшьлек Илдан Хисмәтовның хоккей командасында биш еллык стажы булуын белеп таң калды.

    - Сезнең уен формагыз бик шәп, сез лаеклы команда дип ышанам. Сезгә яңа җиңүләр һәм уңышлар телим! - дип хоккейчыларга хуплавын белдерде министр. Һәм республика һәм зональ хоккей матчлары ярышларында яулаган җиңүләр өчен кубокларны карады.

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов барлык авыл районнарына хас булган төп проблеманы атап үтте - соңгы тапкыр Татарстанда ачык хоккей мәйданнарында ярышлар 2015 елда уздырылды һәм бу ярышлар авыл районнары командаларының ел әйләнәсе шөгыльләнгән уенчылар белән тигез шартларда түгеллеген күрсәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: