Аксубаево
  • Рус Тат
  • СПИДка – юк

    Һәр елны майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлгән кешеләрне искә алалар. 2016 елның 10 маеннан 20 сенә кадәр Россия Федерациясендә "ВИЧ/СПИДка - юк" Бөтенроссия акциясе уза. Ул шулай ук дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын СПИД белән авыру һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең проблемаларына юнәлтү максаты белән үткәрелә. - Кызганычка каршы, авыру зур шәһәрләргә генә хас...

    Һәр елны майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлгән кешеләрне искә алалар.

    2016 елның 10 маеннан 20 сенә кадәр Россия Федерациясендә "ВИЧ/СПИДка - юк" Бөтенроссия акциясе уза.

    Ул шулай ук дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын СПИД белән авыру һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең проблемаларына юнәлтү максаты белән үткәрелә.

    - Кызганычка каршы, авыру зур шәһәрләргә генә хас булса да, авыл районнарына да килеп җитте, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Безнең районда да ВИЧ-инфекцияле кешеләр бар. Андый кешеләргә карата түземле була белергә кирәк. Күпчелек кешеләр, белмәгәнлектән, ВИЧ-авырулы кешеләр белән аралашудан читләшәләр, ә бит аларның психологик ярдәмгә мохтаҗлыгы ачык факт.

    Табибләр әйтүенчә, авыру миңа да йогар дип куркып, паникага бирелергә кирәкми. Авыруның ничек йогуын истә тотып, үтә дә сак булу зарур. Аксубай табибләре ункөнлек көннәрендә мәктәп укучылары белән һәм хезмәт коллективларында лекцияләр үткәрәләр, иммунодефицит вирусының әлеге авыру белән чирле кешенең кан, лимфа, күкрәк сөте, мәни, аналык җиңсәсе бүлендеге кебек биологик матдәләрендә булуын тагын бер кат искәртәләр.

    Инфекция сәламәт кеше организмына кан яки зарарланган лайлалы тышча аша күчәргә мөмкин. Шулай ук авыруны җенси контакт аша йоктыру мөмкинлеге дә зур, инъекцион алым да куркыныч тудыра (бу наркотикларга бәйле кешеләр уртак шприцлардан файдаланганда), тикшерелмәгән донорлардан кан салганда, бала тудыру процессында (перинаталь), күкрәк сөте аша зарарланган анадан балага күчә, чирле кешенең органнарын күчереп утыртканда. Профессиональ зарарлану да була ала, әлеге очракта медицина хезмәткәренең авыру кешенең биологик сыекчалары белән контактка керүе күздә тотыла.

    Фото volgograd.rusplt.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: