Аксубаево
  • Рус Тат
  • Собор һәм Академияне – халык акчасына

    Кичә Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев булып китте. Кыска сәфәре вакытында ул район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов белән очрашты, Аксубайның ничек төзекләнүе, ямьләнүе белән танышты - Сугыш һәм хезмәт геройлары аллеясе буенча үтте, "Парклар һәм скверлар" республика программасын...

    Кичә Аксубай районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев булып китте.

    Кыска сәфәре вакытында ул район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов белән очрашты, Аксубайның ничек төзекләнүе, ямьләнүе белән танышты - Сугыш һәм хезмәт геройлары аллеясе буенча үтте, "Парклар һәм скверлар" республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзекләндерү эшләре алып барылган балалар паркында булды.

    Район Мәдәният йортында Вәсил Шәйхразиевнең җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашуы оештырылды. Очрашуда районның имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, иеромонах Иоанн, Феодосий Тотемский чиркәве советы, район мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы вәкилләре катнашты.

    Очрашуны район башлыгы Камил Гилманов ачты һәм, Татарстан вице-премьеры сәфәренең төп максаты - аксубайлыларга Кремль территориясендә Казан изге Ана соборын торгызу һәм изге Болгар җирендә Болгар ислам академиясен төзү проектларын тәкъдим итү, дип ассызыклады.

    - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның 4 ноябре - Халык бердәмлеге һәм Казан могҗизага ия Изге Богородицаны бәйрәм иткән көндә «Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында»гы Указга кул куйды. Бу ике объект халык акчасына торгызылачак, - дип билгеләп үтте, очрашуны ачып, район башлыгы Камил Гилманов. - Безнең районда мәгариф учреждениеләрен ремонтлау, мәчетләр һәм чиркәүләр төзүгә кагылышлы күп кенә хәйрия проектлары гамәлгә ашырылды. Аксубайлылар әлеге изге эштән дә читтә калмаслар дип уйлыйм. Болгар ислам академиясен төзү һәм изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру республикабыз өчен зур казаныш, зур байлык. Элек заманнарда беренче мәгърифәт учагы да Болгарда булган. Әлеге изге эшләр шушы матур башлангычка кире кайту дип уйлыйм. Милләтләр үзара тату яшәп, рухи кыйммәтләрне сакларга тиеш.

    Район халкын православие дине өчен иң изге булган соборны һәм мөселманнар өчен мәгариф учреждениесе төзүгә үз өлешләрен кертергә чакырды ул. Һәм әлеге объектларның, яңартылган Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге кебек, Татарстан халкы өчен мөһим булуын да искәртте.

    - 2016 елның 21 маенда - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнендә, Болгар ислам академиясе төзеләчәк урынга беренче нигез ташы салынды. Ә Казан изге Ана иконасы соборы яңадан булдырылачак урында мондый чара 2016 елның 21 июленә билгеләнгән, - диде Вәсил Шәйхразиев. - Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Мәрьям Ана иконасы православие соборын төзү - бу тарихи гаделлекне торгызу акты.

    Ул хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр адресына рәхмәт әйтте, аларның исемнәре хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр китабында урын алачагын да билегәп үтте. Һәм, Татарстанда экс-президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә хәйрия фонды булдырылган, теләүчеләр ислам академиясе һәм собор төзелешенә акча күчерә ала, диде.

    Проект буенча Болгар ислам академиясе Болгардагы Ак мәчетнең көньяк-көнчыгышында урнашачак.

    Казан изге Ана иконасы соборы, 1579 елда Казанда могҗизага ия Мәрьям Ана иконасы табылган урында торгызылачак. Революциядән соң 1917 елда монастырь ябыла. 1932 елда үзәк соборны шартлаталар. Хәзер исә чиркәү борынгы урынында торгызылачак.

    Виталий Третьяк - чиркәү-приход советы әгъзасы, чиркәү һәм ислам академиясен төзү буенча үз фикерен белдерде. Ул совхоз директоры булып эшләгән елларда, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан Кремль территориясендә Кол Шәриф мәчетен төзү һәм кафедраль Благовещенск соборын реставрацияләү турында карар кабул ителә. Шул акчасызлык чорында да - узган гасырның 90 нчы елларында, әлеге изге эшләргә бар халык күтәрелә. Ә ул җитәкләгән "Баланда" совхозы дини объектлар төзелешенә һәм реконструкцияләүгә акча җыйган хәйрия фондына йөз тоннадан артык ашлык тапшыра.

    - Без Казан изге Ана иконасы соборын торгызу һәм Ислам академиясе төзелешенә бөтен ил белән ярдәм итәргә тиеш, - дип шәрехләде Виталий Дмитриевич.

    Татарстан җитәкчелеге һәм хәйрия ярдәме күрсәтү фондын оештыручылар фикерен, нинди дин тотуга карамастан, хупларга кирәк, дигән теләген белдерде "Ак калфак" иҗтимагый оешма җитәкчесе, Аксубай туган якны өйрәнү музее мөдире Әлфия Нурхамәтова.

    - Ислам академиясен төзү һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру киләчәктә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә зур йогынты ясаячак, иншаллаһ. Мөселман кардәшләрем өчен сөенәм, чөнки аларның үз академияләре булачак. Бу бик тә дөрес. Дин юлындагы кешеләрнең гыйлемле булуы мөһим, - дип билгеләп үтте ул.

    Аксубай районы проектларга 50 мең сумнан артык акча күчерде инде. Безнең редакция коллективы чакыруны беренчеләрдән булып хуплады һәм дини объектлар төзелешенә хәйрия фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: