Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Сәләт» – сәләтле яшьләр хәрәкәте

    Аксубайда яңа җәмәгать оешмасы барлыкка килде. Аның рәисе - Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Моратшина - әлеге республика оешмасының төрле чараларында үткән елдан башлап катнаша. Оешма белән танышу сәләтле яшьләр өчен оештырылган "Сәләт-Биләр-2015" Халыкара форумда булды. Аннан соң - "Фәнсәр" көзге сессиясе. Ләйлә Татарстан Республикасы...

    Аксубайда яңа җәмәгать оешмасы барлыкка килде.

    Аның рәисе - Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Моратшина - әлеге республика оешмасының төрле чараларында үткән елдан башлап катнаша. Оешма белән танышу сәләтле яшьләр өчен оештырылган "Сәләт-Биләр-2015" Халыкара форумда булды. Аннан соң - "Фәнсәр" көзге сессиясе. Ләйлә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасына чакырылган кунаклар арасында булды.

    Бу елны Аксубай укучысы беренче җиңүен яулады. "Фәнсәр" конференциясендә ул физика-математика секциясендә беренче урынны алды.

    Рәсми сайтта хәбәр ителгәнчә, "Сәләт" - ул яңа белемнәргә һәм фәннәргә омтылучан балаларның, аеруча да төрле олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәткән балаларның җыелу урыны. Бу татар телен өйрәнүне һәм осталыкны арттыруны, татар телендә сөйләшү, шулай ук аралашуда төрле телләргә өйрәнү урыны.

    Ләйлә үз тирәсенә активистларны, төрле спорт һәм интеллектуаль бәйгеләр призерларын туплаган инде. "Сәләт"кә октябрь ахырында 25 кеше керәчәк. Әлегә советта Салават Гафаров һәм Зөлфия Нурхамәтова гына.

    Әлеге оешма төрле мәдәни һәм спорт чараларын үткәреп, атаклы галимнәр белән сәләтле балаларны таныштырыр дип санала.

    - Безнең оешманың төп юнәлеше - фәнни, - дип белдерде Аксубайдагы "Сәләт" җитәкчесе Ләйлә Моратшина. - Шул ук вакытта иҗатка да - театр сәнгатенә, хореографиягә, вокалга һәм спортка да игътибар биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: