Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәламәтлекне акчага алмаштырмыйк

    Льготаларны социаль пакет рәвешендә яки акчалата алу кулайракмы - бу хакта сөйләшүләр әле дә тынмый. Аксубай районында федераль дәрәҗәдәге 3687 льготачы теркәлгән. Алар инвалидлар һәм сугышта катнашучылар, аларның толлары, концлагерьлар тоткыннары, Ленинград чолганышын кичерүчеләр һәм төрле дәрәҗәдәге эшкә сәләтсез кешеләр. - Социаль хезмәтләр җыелмасы өч өлештән тора, - дип аңлатты...

    Льготаларны социаль пакет рәвешендә яки акчалата алу кулайракмы - бу хакта сөйләшүләр әле дә тынмый.

    Аксубай районында федераль дәрәҗәдәге 3687 льготачы теркәлгән. Алар инвалидлар һәм сугышта катнашучылар, аларның толлары, концлагерьлар тоткыннары, Ленинград чолганышын кичерүчеләр һәм төрле дәрәҗәдәге эшкә сәләтсез кешеләр.

    - Социаль хезмәтләр җыелмасы өч өлештән тора, - дип аңлатты Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Шуларның иң беренчесе - дарулар белән тәэмин итү, икенчесе - санатория -курортта дәвалану, өченчесе - шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара (дәвалану урынына бару һәм кайту) транспортта йөрү.

    Социаль пакет бәясе 2016 елның 1 гыйнвареннән 995 сум 23 тиенне тәшкил итә. Льготачыларның 2672 се ташламалы дарулар белән тәэмин итүдән баш тартты. Бу 72,5 процентны тәшкил итә.

    - Аларның күпчелеге, күктәге торнага караганда, кулдагы песнәк яхшырак, дип уйлый, - ди район үзәк шифаханәсенең баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Һәм бу социаль тармакның җаваплы хезмәткәрләре алып барган күләмле аңлату эшләренә, район гәзите битләрендә басылып чыккан язмаларга карамастан. Баш тартучыларның күбесе - төрле хроник, авыр соматик хасталар белән авыручы олы яшьтәге кешеләр, инвалидлар. Исәпләгәннәр дә, аена 995 сум акча кирәкле барлык даруларны да сатып алырга җитә дигән нәтиҗә чыгарганнар.

    Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан диабет авыруыннан интегүчеләр гадәттә кыен хәлдә калалар. Алар дәүләт тәкъдим иткән акчалата компенсациягә үзләренә кирәкле шикәр күләмен киметә торган кыйммәтле препаратларны сатып ала алмыйлар. Аннан соң чаң сугалар.

    - Канун "баш тартучыларга" агымдагы елның 1 октябренә кадәр бу турыдагы гаризаны Пенсия фондына тапшыру мөмкинлеге бирә. Шул вакытта аларга 2017 елның 1 гыйнваренә кадәр югалткан мөмкинлекләре кире кайтарылачак, - дип аңлатты Николай Кистенев. - Әгәр дә льготага ия зат, сәламәтлеге торышына бәйле, гаризаны тапшырырга үзе килә алмый икән, аның урынына нотариаль расланган документларны ышанычлы кешесе китерә ала. Әмма бу ел агымында аларга даруларны үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк.

    - Үткән елны льготалы дарулардан баш тарттым, - дип сөйли гипертония авырулы инвалид. Эстетик сәбәпләр аркасында без аның исемен атамаска булдык. - Бу акчага даруларны үзем сатып алырмын дип уйладым. Ләкин үкенергә туры килде. Хәзер дөрес эшләмәвемне аңладым, әмма, кем әйтмешли, терсәк якын да бит, тешләп булмый.

    1 октябрьгә кадәр уйларга һәм дөрес карар кабул итәргә вакыт бар әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: