Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сәламәтлекме, акчамы?

    Пенсионерлар социаль җыелманы табигый формадамы яки акчалата алыргамы икәнлеген 2016 елның 1 октябренә кадәр хәл итәргә тиеш. Социаль җыелма - федераль дәрәҗәдәге льготачыларны медикаментлар белән тәэмин итүне гарантияли. Пенсия фонды мәгълүматларына караганда 2015 ел башына, өстәмә дарулар белән тәэмин итүгә хокуклары булган федераль дәрәҗәдәге 3687 льготачы теркәлгән булса, аларның 2672...

    Пенсионерлар социаль җыелманы табигый формадамы яки акчалата алыргамы икәнлеген 2016 елның 1 октябренә кадәр хәл итәргә тиеш.

    Социаль җыелма - федераль дәрәҗәдәге льготачыларны медикаментлар белән тәэмин итүне гарантияли.

    Пенсия фонды мәгълүматларына караганда 2015 ел башына, өстәмә дарулар белән тәэмин итүгә хокуклары булган федераль дәрәҗәдәге 3687 льготачы теркәлгән булса, аларның 2672 се дарулар белән тәэмин итүдән баш тарткан. Беренче октябрьгә кадәр өч айдан артык вакыт булса да, медиклар һәм Пенсия фонды хезмәткәрләре бүген үк чаң кага. Кайбер авыру кешеләр өчен дарулар белән тәэмин итүдән баш тарту ике яклы: бер яктан - акча кызыктырса, үлчәүнең икенче ягында кеше гомере тора.

    Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2015 елда социаль җыелма бәясе - 930 сум 12 тиен, 2016 елның 1 гыйнваренә 995 сум 23 тиен тәшкил итте. Кемгәдер бу пенсиягә саллы өстәмә. Әмма социаль җыелманы акчага алмаштыруның тискәре ягы да бар. Әгәр бер кешегә бүген арзан препаратлар кирәк һәм аларны сатып алып та булса, иртәгә исә бәясе кесәгә сугарлык кыйммәт даруларның кирәк булуы да бик мөмкин. Болай да экономияләргә өйрәнгән, даруларны хәлләре тәмам авырайгач кына кулланган яки бөтенләй арзаннарын гына сатып алырга күнеккән пенсионерлар өчен аларны үз акчаңа сатып алу хәлдән килмәслек мәсьәләгә әйләнергә мөмкин.

    - Без ми кан әйләнешенең кискен бозылуы сәбәпле авыруга яки үлемгә китергән очракларны анализладык. 2015 елда 78 район кешесе теркәлгән һәм стационар дәвалау алган, шул исәптән 64 е - Чистай кан тамырлары үзәгендә, 14 е район үзәк хастаханәнең неврология бүлегендә, - дип аңлатты район хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Әлеге категориягә кергән 32 кешенең ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә хокуклары булган, әмма аңардан 8 кеше генә файдаланган. 23 кеше ми кан әйләнешенең кискен бозылуыннан вафат булган, шуларның 11 енең льготалы дару алу хокукы булса да, берсе генә файдаланган.

    Табиб китергән саннарның аянычлы нәтиҗәсе күз алдында. Дару препаратларын вакытында алган затлар арасында, теге яки бу авыруның кискенләшүе сирәк теркәлә. Күпләр, даруханәләрдә кирәкле препаратлар юк, дип зарланалар.

    Рөстәм Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, практикада социаль тупланмадан баш тартуның фаҗигале очраклары күзәтелгән. Ул шуларның берсен мисал итеп китерде: гипертоник буларак федераль льготачының дару препаратлары белән тәэмин ителү хокукы була. Әмма социаль тупланмадан баш тартканнан соң аңарда яңа авыру - онкология ачыклана һәм, табигый ки, кыйммәтле дарулар кирәк була. Ә социаль җыелмадан бер тапкыр баш тарткач, аны дарулар белән тәэмин итүгә кабаттан күчерү бары тик бер елдан соң гына мөмкин.

    Менә шулай, даруларны мөстәкыйль сатып алу мөмкинлеге юк икән, төпләп уйларга кирәк. Ул вакытта инде социаль пакет бәясе 995 сум гына түгел, күпкә кыйммәтрәккә төшәчәк.

    Фото: sevnews.info

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: