Аксубаево
  • Рус Тат
  • Штраф түләргә онытма

    Административ комиссия утырышы узганнан соң, 2 сәгать эчендә район бюджетына 12,5 мең сум акча керде. Бу ул көнне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган һәм терлекне ирекле утлауга чыгарып җибәргән кешеләргә бирелгән штрафлар суммасының яртысы гына. Барлыгы комиссия тарафыннан 13 административ беркетмә каралды. Ә утырышка закон бозучыларны гына түгел, бу юлы авыл җирлегебашлыкларын...

    Административ комиссия утырышы узганнан соң, 2 сәгать эчендә район бюджетына 12,5 мең сум акча керде.

    Бу ул көнне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган һәм терлекне ирекле утлауга чыгарып җибәргән кешеләргә бирелгән штрафлар суммасының яртысы гына. Барлыгы комиссия тарафыннан 13 административ беркетмә каралды. Ә утырышка закон бозучыларны гына түгел, бу юлы авыл җирлегебашлыкларын да чакырганнар иде.

    - Авыл җирлеге башлыклары алар идарә иткән территорияләрдә булган барлык вакыйгалар өчен җаваплы, шул исәптән төзекләндерү һәм санитар уңайлылык планында да. Аннан ары, алар үзләре закон бозучылар исеменә административ беркетмәләр төзергә һәм аларны административ комиссиягә тапшырырга хокуклы, - дип сөйли административ комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

    Административ комиссия утырышына закон бозучылар белән бергә авыл җирлеге башлыкларын да чакырдылар, чөнки терлекләр авыл урамнарында саксыз утлап йөри, койма янында урам яныннан төзү материаллары өемнәре ята (урам ягыннан йорт яны территориясе - шәхси территориягә керми). Авыл җирлеге башлыкларыннан кәҗәләр, сарыклар өчен нигә көтү оештырмаганнары турында сорадылар. Җавап итеп авыл җирлеге башлыклары авылларда ел саен җыелышлар үткәргәннәрен һәм анда көтү мәсьәләсен күтәргәннәрен әйттеләр. Ләкин халыкның айга бер-ике тапкыр көтүче булып йөриселәре килми, шуңа күрә аларга терлекне урамга чыгарып җибәрү күпкә кулайрак. Рейдларга чыгучылар саксыз утлап йөрүче терлекләрне фотога төшереп, төзелгән беркетмәләргә беркетеп аларны комиссиягә җибәрделәр. Административ комиссия кисәтеп тормый - беренче закон бозу очрагы өчен минималь штраф каралган - 2 мең сум. Күбесе кулларына штраф кәгазьләрен алуга ук банкка юнәлделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: