Аксубаево
  • Рус Тат
  • Шәмнәр кабыздылар һәм волейбол уйнадылар

    Аксубай районында террорчылыкка каршы Бердәмлек көне уңаеннан төрле чаралар уздырылды. Бу дата 2004 елның сентябрь аенда Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Белем көнендә Төньяк Осетия мәктәбендә укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны тоткынлыкка алдылар, ә мәктәпне штурмлау вакытында 332 кеше һәлак булды, шулар исәбендә балалар һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә...

    Аксубай районында террорчылыкка каршы Бердәмлек көне уңаеннан төрле чаралар уздырылды.

    Бу дата 2004 елның сентябрь аенда Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Белем көнендә Төньяк Осетия мәктәбендә укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны тоткынлыкка алдылар, ә мәктәпне штурмлау вакытында 332 кеше һәлак булды, шулар исәбендә балалар һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дә бар.

    КҮККӘ АК ШАРЛАР ОЧТЫ

    Район Мәдәният йортында халыкара террорчылык корбаннарына багышланган истәлекле чара узды. Бирегә район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, дин әһелләре, белем бирү оешмаларыннан укытучылар һәм укучылар, район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре җыелды.

    Истәлекле чараны социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты. Үзенең чыгышында ул яшь буынга ничек дөрес юл сайлау һәм террористик хәрәкәтләр йогынтысына бирешмәү турында сөйләде.

    - Без барыбыз да террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне искә алабыз. Җәмәгатьчелек җәмгыятьтәге әлеге коточкыч гамәлне кабат барлый, без террорчылык актларына юл куймас өчен проблемаларны чишү юлларын эзлибез. Террорчылык турында сөйләргә түгел, аны башка беркайчан да кабатланмаслык итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Сергей Алесандров.

    Аксубай районының имам мөхтәсибе, ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең Көньяк төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәров сәхнәдән үзенең нәсихәтләре белән чыгыш ясады. Террорчылык теләсә нинди диннең нигездән күзаллавына туры килмәвен белдерде. Чөнки барлык диннәр дә барлык милләтләр һәм дин тотучылар белән дус, тату яшәргә өнди.

    Аксубайның Феодосия Тотемский исемендәге православие чиркәве башлыгы Александр Качаев, нигезендә Аллага һәм якыннарыңа ярату хисе яткан Православие диненең рухи байлыклары турында бәян итте, шулай ук төрле милләт һәм дин кешеләр арасындагы тату күршелек мөнәсәбәтләренә кагылышлы Россиянең күп гасырлык тәҗрибәсен билгеләп үтте. Дин әһелләре террорчылыкка каршы аңлылык тәрбияләүне кече яшьтән ук башларга кирәклеген ассызыкладылар. Һәм монда мөһим рольне, әлбәттә инде, гаилә башкара.

    Чара "Шәм кабызыгыз" акциясе һәм террорчылар кулыннан һәлак булганнар истәлегенә күк йөзенә шарлар җибәрү белән тәмамланды.

    МӘКТӘПЛӘРДӘ ТЕРРОРЧЫЛЫК ТУРЫНДА

    Район мәктәпләрендә беренче шимбә дәресләре Бесланда булган фаҗигага багышланды. Район үзәге мәктәпләрендә үткән дәресләрдә район җитәкчелеге вәкилләре, дин әһелләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә булып китте.

    Аксубайның 3 нче мәктәбендә террорчылыкка каршы Бердәмлек көнендә 8 нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрестә район башлыгының экстремизм һәм террорчылыкка каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, район прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов, ДНД җитәкчесе Шамил Сәхабетдинов һәм безнең хәбәрчебез катнашты. Сыйныф җитәкчесе Галина Хуҗиәхмәтова календарьдәге кайгылы дата турында сөйләде. Һәм террорчылар белән очрашырга туры килгәндә иң мөһиме - ул гомерне саклап калырга тырышу, шуның өчен аларның барлык таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк, дип ассызыклады.

    - Террорчылык даими барлыкка килә. Аның сәбәпләре төрле, ләкин бу эшне берничек тә аклап булмый. Һәрбер кешенең күңелендә Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган төп сыйфат - ярату бар. Якыннарыңны яратырга, башка дин кешеләренә карата ихтирамлы булырга, дуслаша белергә, әхлаки кыйммәтләргә яраклашырга өйрәнергә кирәк. Боларның барысыннан да мәхрүм булган кешеләр интернетка тартыла. Йогынтыга тиз бирешүчән яшьләр һәм яшүсмерләр, традицион булмаган агым радикаллары кулына эләгергә мөмкин. Үзләренең фикерләре булмаган, йомшак холыклы кешеләр белән идарә итү аларга күпкә җиңелрәк, - дип белдерде протоиерей Александр Качаев.

    Чыгыш ясаучылар экстремизм һәм террорчылыкның нәрсәне үз эченә алуын, аларның нәтиҗәсе нинди булуын һәм, иң мөһиме - уяу булырга кирәк, дип ассызыклап, бөтен дөнья белән аларга ничек каршы торырга икәнлеге хакында сөйләштеләр. Урамнарда шикле сумкаларга кагылмаска, чит-ят кешеләр, машиналар хакында хәбәр итәргә.

    МУНИЦИПАЛЛАР ҺӘМ ПОЛИЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ВОЛЕЙБОЛ УЙНАДЫЛАР

    Террорчылыкка каршы Бердәмлек көнендә муниципаль оешмалар һәм полиция хезмәткәрләре волейбол матчын уйнадылар.

    Авыл җирлекләре башлыклары, совет һәм башкарма комитет хезмәткәрләре җитди эш костюмнарын спорт формасына алыштырдылар. Матч катнашучыларын район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

    - Бүген бөтен дөнья Беслан фаҗигасендә, Россиядә һәм чит илләрдә террорчылык актларында бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән кешеләрне искә ала.

    ХӘТЕРЛИБЕЗ ҺӘМ ИСКӘ АЛАБЫЗ!

    Мондый фажигале хәлләр турында сөйләп, аларны безнең районда һәм төбәктә булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәк булуын истән чыгармаска, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

    Спорт комплексында киеренке волейбол уеннары барды - командалар иң көчле команда исеменә көч сынаштылар. Турнирда авыл җирлекләре башлыклары, совет һәм башкарма комитет командалары һәм полиция хезмәткәрләренең ике командасы уйнады. Нәтиҗәдә беренче һәм өченче урыннарны Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге командасы ышанычлы яулады, икенчедә - совет һәм башкарма комитет җыелма командасы һәм дүртенчедә - авыл җирлекләре башлыклары командасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: