Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сайлауларга әзерләнеп

    Узган атнада хакимиятнең утырышлар залында "Бердәм Россия" ВПП ТРО Аксубай җирле бүлегенең егерменче конференциясе үтте. Конференция эшендә партиянең Аксубай бүлеге сәркатибе, район башлыгы Камил Гилманов, "Бердәм Россия" ВПП ТРО төбәк сәяси совет әгъзасы Ольга Калашникова, конференция делегатлары һәм башлангыч оешма вәкилләре катнашты. Бердәмроссиялеләрнең бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлап...

    Узган атнада хакимиятнең утырышлар залында "Бердәм Россия" ВПП ТРО Аксубай җирле бүлегенең егерменче конференциясе үтте.
    Конференция эшендә партиянең Аксубай бүлеге сәркатибе, район башлыгы Камил Гилманов, "Бердәм Россия" ВПП ТРО төбәк сәяси совет әгъзасы Ольга Калашникова, конференция делегатлары һәм башлангыч оешма вәкилләре катнашты. Бердәмроссиялеләрнең бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлап тавыш бирүләрдә катнашулары төп мәсьәлә булды.

    Партиянең Аксубай җирле бүлеге сәркатибе Камил Гилманов һәм партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Дәүләтшин бертавыштан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәкара бүлеге Конференциясенә делегатлар итеп сайландылар. Конференция кандидатларны "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары итеп кабул итү белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: