Аксубаево
  • Рус Тат
  • Санаучылар һәр йортка керәчәк

    Районда, бөтен Россиядәге кебек, авыл хуҗалыгында исәпкә алу тулы куәткә бара. Барлык инструкторлык һәм исәпкә алу участоклары да оешкан төстә һәм киеренке режимда эшли. 2016 елның 20 июленә исәпкә алучылар 5000 гә якын объектта булырга өлгергән, бу планга карата 57 процентны тәшкил итә. 22 исәпкә алучы һәр көнне үз участокларында...

    Районда, бөтен Россиядәге кебек, авыл хуҗалыгында исәпкә алу тулы куәткә бара. Барлык инструкторлык һәм исәпкә алу участоклары да оешкан төстә һәм киеренке режимда эшли.

    2016 елның 20 июленә исәпкә алучылар 5000 гә якын объектта булырга өлгергән, бу планга карата 57 процентны тәшкил итә. 22 исәпкә алучы һәр көнне үз участокларында төгәл эш алып бара. Болар очраклы кешеләр түгел. Әлеге җаваплы эшкә авыл җирлекләрендә барысына да таныш булган, гыйлемле кешеләрне сайлаганнар. Аларны, эшлекле сыйфатлар гына түгел, ачык йөзлелек, халык белән аралаша белү осталыгы да аерып тора. Санаучыларны киемнәренә карап бик тиз таныйсың. Алар өстендә утны кире кайтара торган сызыклар белән зәңгәр аркачыклар, ВСХП билгесе белән кепкалар һәм махсус сумкалар.
    -Респондентларны сораштыру вакытны күп алмый һәм авыл кешеләрен көндәлек эшләрдән бүлми, - дип сөйли Аксубай статистика бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова. - Өйләрнең номерлары булмау һәм торак пунктлар урамнарында бәйдә булмаган этләрнең күпләп йөрүе генә санаучыларга кыенлыклар тудырырга мөмкин. Ә авыл кешеләре исәпкә алучыларны ачык йөз белән каршы алып, исәпкә алу анкетасындагы барлык сорауларга да җентекле җавап бирәләр. Моңа без, Кәкре Күл авылында булып, үзебез дә инандык. Монда исәпкә алуда саллы гына тәҗрибәсе булган Светлана Воробьева эшли. Аның исәбендә бу дүртенче санау кампаниясе (2002 һәм 2010 нчы елларда халык исәбен алуда, 2006 нчы елда авыл хуҗалыгын исәпкә алуда һәм быелгысында катнаша). Мәгълүматлар туплау һәм документлар тутыруда Светлана Николаевнаның тәҗрибәсе җитәрлек. Кәкре Күл авыл җирлегендәге торак пунктларда аны якын кешеләре кебек каршы алалар. Ул гына да түгел, хуҗалар санаучы белән рәсми очрашуга алдан ук әзерләнгәннәр, эзләп вакыт үткәрмәс өчен ярдәмче хуҗалык турындагы барлык мәгълүматларны кәгазьгә язып куйганнар. Пенсионерка Галина Коновалова да исәпкә алучыны җылы каршылады, анкетадагы барлык сорауларга да җавап бирде.
    -Яшерер нәрсәбез юк, - диде ул. - Нәрсә бар - шуны әйтәбез. Дәүләткә безнең ничек яшәвебез турында белү кирәк икән, без моны аңларга тиеш. Әлеге кыска гына очрашу вакытында исәпкә алу сораулары гына күтәрелмәде, шулай ук көнкүреш турында да, үсемлекләр, чәчәкләр хакында да сөйләштеләр. Ә бит йорт хуҗасы - элеккеге биология укытучысы, анардан файдалы фәнни мәгълүмат та алдык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: