Аксубаево
  • Рус Тат
  • Салым хезмәтендә Ачык ишекләр көне

    Салым хезмәте салымнар түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә. Алар 2016 елның 18 ноябрендә 8:00дән 20:00 сәгатькәчә һәм 19 ноябрь көнне 10:00нан 15:00 сәгатькәчә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә үтә. Әлеге чара кысаларында Аксубай районы халкы физик затлар милкенә салым салу, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү...

    Салым хезмәте салымнар түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә.

    Алар 2016 елның 18 ноябрендә 8:00дән 20:00 сәгатькәчә һәм 19 ноябрь көнне 10:00нан 15:00 сәгатькәчә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә үтә.

    Әлеге чара кысаларында Аксубай районы халкы физик затлар милкенә салым салу, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе турында тулырак белә алачак. Салым хезмәте белгечләре милеккә салымнарны кемнең һәм нинди вакыткача түләргә тиешлеге, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы хакында тәфсилләп сөйләячәк һәм гражданнарның салым салу темасына кагылышлы башка сорауларына җавап бирәчәкләр.

    Барлык теләүчеләр урында ук Россия ФНСның интернет-сервисындагы "Салым түләүче физик затлар өчен шәхси кабинет"та теркәлү үтә алачак. Үзегез белән шәхесне билгеләүче документ, һәм (яшәү урыны инспекциясеннән аерылып торган Россия ФНС инспекциясенә мөрәҗәгать иткәндә) физик затны исәпкә кую турындагы таныклыкның төп нөсхәсен яки күчермәсен яисә исәпкә кую турындагы белдерү кәгазен алып килү шарт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: