Аксубаево
  • Рус Тат
  • Руханилар белән түгәрәк өстәл

    Район руханилары белән традициягә әверелгән түгәрәк өстәл безнең редакциядә үтте. Әңгәмәдә экстремистлыкны кисәтү буенча ведомствоара комиссия сәркатибе - район башлыгының коррупция белән көрәшү буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашты. Сөйләшү этникара һәм диниара мөнәсәбәтләрне тотрыкландыру, экстремистлыкны кисәтү хакында барды. "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Сельская новь" РГ җитәкче-мөхәррире Айдар Моратшин билгеләп үткәнчә, милләтләр...

    Район руханилары белән традициягә әверелгән түгәрәк өстәл безнең редакциядә үтте.

    Әңгәмәдә экстремистлыкны кисәтү буенча ведомствоара комиссия сәркатибе - район башлыгының коррупция белән көрәшү буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашты.

    Сөйләшү этникара һәм диниара мөнәсәбәтләрне тотрыкландыру, экстремистлыкны кисәтү хакында барды. "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Сельская новь" РГ җитәкче-мөхәррире Айдар Моратшин билгеләп үткәнчә, милләтләр һәм халыклар арасындагы дуслык район газетасы битләрендә яктырту өчен иң өстенлекле темаларның берсе булып кала.Без мөселман һәм христиан дине бәйрәмнәре турында бертигез язабыз. Әмма мәгълүмат киңлеге чикләрне юк итә, төрле массакүләм чаралары, шул исәптән чит ил матбугатлары тәкъдим иткән мәгълүмат кайчакта дөреслеккә туры килми. Журналистларны кызыксындырган иң зур проблемаларның берсе - балаларны, туганнарны, аеруча аңлап бетермичә ялган руханилар тәэсиренә бирелүчән яшүсмерләрне гадәти булмаган гадәтләрдән ничек сакларга?

    Район территориясендә мәчетләр, православие дине храмнары, мәдрәсәләр, гыйбадәт кылу йортлары эшләп килә. Безнең районда, күпмилләтле Татарстанда кебек үк, төрле милләт халкы һәм төрле дин тотучы кешеләр үзара дус, бер-берсенең гөреф-гадәтләрен ихтирам итеп яшиләр. Руханилар билгеләп үткәнчә, һәр кеше дә экстремистлык юнәлешенә китергән тәэсиргә бирелә ала.

    - Кешенең начар йогынтыга бирешә алмавы ничек тәрбияләнүенә бәйле. Кешенең шәхес булып формалашуына күп нәрсәләр сәбәпче булып тора, тик шулай да беренче чиратта - гаиләдә нинди тәрбия алу, гореф-гадәтләрне онытмау. Бүген бу хакта сөйләргә, якшәмбе һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә дин нигезләренә укыту кысаларында өйрәтергә кирәк. Рухи башлангыч - ул балаларга сыгылмау көче бирә торган көч, - дип әйтте Аксубай районының блогочинные Александр Качаев.

    Ул тормыштан мисаллар да китерде. Әйтик, бала әтисен, аны яратып, битеннән чәбәкли - моны шунда ук кисәтергә кирәк. Әмма күпләр, рухани сүзләренә караганда, шул ук яшүсмер дөрес булмаган гамәлләр кыла башлагач, чиркәүгә киңәш сорап киләләр. Ә бу исә дин - ул тәрбия тормыш рәвеше икәнен тагын бер кат дәлилли.

    - Дингә килү өчен ниндидер этәргеч эзләргә кирәкми. Бүген ничек телим, шулай яшим, ә инде лаеклы ялга чыккач намаз укып, бөтен гөнаһларымны юармын әле, дип яшәүчеләр ялгыша. Дини тормыш безне ике юлдан алып бара. Тормыш - ул зур имтихан. Һәркем аны лаеклы яшәргә омтыла. Баланы җитәкче булып үстерәсеңме, аңа кыйммәтле чит ил машинасы алып бирәсеңме - мөһим түгел, аның күңелен нәрсә биләү күпкә әһәмиятлерәк. Ә инде бу хакта, барыннан да элек, балага гомер бүләк иткән ата-ана уйланырга тиеш, - дип әйтте үз чыгышында Аксубай мәчете имам-мөхтәсибе, ТРның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров. - Бала тәрбияләү ул туганчы ук, ирле-хатынлы бер-берсен сайлаганда ук башлана. Без әйткән һәр сүз, һәр гамәл кабатлана. Кеше гөнаһ кыла икән, димәк ул әҗәткә керә, моның өчен киләчәк буын вәкилләре җавап тотачак.

    Очрашуга йомгак ясап, милләтара килешү һәм халыклар дуслыгы районда тотрыклыкны тәэмин итүгә аеруча тәэсир итә дип белдерде район башлыгының экстремислыкны кисәтү буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова. Руханилар гына түгел, ә инде район җитәкчелеге дә яшь буынның киләчәге, озандаш яшәүче халыклар белән дустанә яшәү өчен борчыла. Район башлыгы каршында әлеге юнәлештәге эшне тикшереп торучы орган булдырылды. Бу комиссиягә МВД, мәгариф, сәламәтлек саклау, җәмәгатьчелек вәкилләре керә.

    Түгәрәк өстәлдә катнашучылар экстремистлыкны чикләүче алымнар белән генә җиңү мөмкин түгел, дигән фикергә килделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: