Аксубаево
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов: “Авыл – дәүләтнең нигезе“

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән районнарында булды. Районнарга эш сәфәре белән Президентның районга килүенең төп максаты - урып-җыю эшләре темпы белән танышу һәм аграрчылар белән очрашу. Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Аксубайда капиталь төзекләндерүдән соң ачылган мәктәпне карады, ике күрше район авыллары - Рус Богдашкиносында...

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән районнарында булды.
    Районнарга эш сәфәре белән
    Президентның районга килүенең төп максаты - урып-җыю эшләре темпы белән танышу һәм аграрчылар белән очрашу. Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Аксубайда капиталь төзекләндерүдән соң ачылган мәктәпне карады, ике күрше район авыллары - Рус Богдашкиносында һәм Чирмешәндә яңа мәдәни үзәкләрне ачу тантанасында катнашты.
    Авыл территорияләрен җәелдерү - Татарстанның социаль-икътисади сәясәтенең мөһим өстенлекләреннән берсе. Инфраструктураны, социаль өлкәне үстерүгә, авыл кешеләренең тормыш шартларын уңайлы итүгә аерым игътибар бирелә. Узган ел авылларда күп функцияле мәдәни үзәкләр төзү республика программасы кысаларында 42 клуб ачылган булса, 2016 елда тагын 45 не сафка бастыру планлаштырылган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары даими ачылып тора. Кадрларны җәлеп итү өчен, бер тапкыр бирелә торган һәм айлык түләүләрне үз эченә алган аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларга ярдәм программасы эшләнгән һәм ул гамәлдә. Авылларда яшь белгечләр өчен льготалы йортлар төзелә. Республикада барлыгы 30 уникаль социаль программа эшләнгән һәм тормышка ашырыла. Илнең икътисади кыенлыклар кичерүенә карамастан, Татарстанда бу программаларның берсе генә дә кыскартылмады.
    Рөстәм Нургали улы билгеләп үткәнчә, бүген бөтен илләрдә дә кризис турында сүз бара, ә бит безнең республикада күзәтелгән позитив үзгәрешләр турында сөйләргә кирәк.
    - Татарстанда социаль объектлар буенча гына программалар эшләми, терлекчелек комплекслары да, азык мәйданчыклары да, ашлык саклау биналары да, ветеринария пунктлары да файдалануга тапшырыла. Төзелгән һәр объектка, салынган һәр метр юлга кинәнергә кирәк. Безнең илебез куәтле, лаеклы, Татарстан бигрәк тә. Әйе, без ярдәм итәчәкбез. Әмма беркем дә безнең өчен бармак селкетмәячәк. Сез үзегез алга таба хәрәкәтләнмисез икән, бер эш тә килеп чыкмаячак. Үз йөген һәр кеше үзе сөйрәргә тиеш, - дип искәртте Рөстәм Нургали улы. Һәм, авыл - ул дәүләтнең нигезе, дип ассызыклады. Бизнес буларак түгел, ә инфраструктура буларак.
    - Күз алдыгызга китерегез әле, авыл юк икән, нәрсә булыр иде. Бу - татарлар, чуашлар, руслар, гомумән теләсә кайсы милләт өчен, беренче чиратта - туган тел. Без үзебезнең мәдәниятебезне кайда саклар идек. Бары тик авылда гына! Менә шуның өчен авыл программаларын федераль һәм республика дәрәҗәсендә хуплау максималь булачак, - дип ышандырды Президент.
    Икмәк - табын күрке
    Эш сәфәре вакытында Президентны ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Әхмәтов озата барды. Шулай ук безнең районда РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, Татарстанның мәгариф министры Энгель Фәттахов та булып китте.
    Районга аяк басу белән Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Камил Гилманов белән вертолетта басу-кырлар өстеннән очып үттеләр. "Актай" ҖЧҖнең сабан бодае кырында хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу һәм конструктив әңгәмә үтте. Президентны авыл хуҗалыгы продукциясе: бөртекле һәм кузаклы культуралар, орлыкка кукуруз, көнбагыш культураларның үрнәкләре куелган күргәзмә белән таныштырдылар. Яңа уңыш оныннан пешерелгән ипи белән сыйладылар.
    Аксубай районында чәчүлек мәйданның гомуми күләме 81 мең гектардан артык, шуның 73 мең гектардан артыгы чәчелгән. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 29137 гектар мәйдан били, шул исәптән 11525 гектарын - көзге культуралар, 17612 гектардан артыгын - сабан бөртеклеләре, 3851 гектарын - орлыкка кукуруз алып тора.
    Аксубай районы урак кампаниясе экваторын узды - игенчеләр чәчүлек мәйданнарының 58 процентын - 17 мең гектардан артыгыннан ашлыкны суктырып алдылар. Уртача уңыш гектарыннан 30,3 центнер.
    - Соңгы ике-өч елда районның авыл хуҗалыгы тармагында күзәтелгән уңай динамиканы билгеләп үтми булмый. Быелгысы ел сезнең район өчен ыргылыш елы, чөнки аксубайлылар үстергән уңыш уртача республика уңышыннан да югары. Бу уңышны саклау мөмкин булырмы, әйтүе кыен - алда сабан культураларын җыеп аласы бар. Теземнәргә карап фикер йөрткәндә, уңыш яхшы. Сөт җитештерүдә дә күрсәткечләр начар түгел - артым узган ел дәрәҗәсеннән 10 процентка югары. Районда шикәр чөгендере уңышы да әйбәт булырга ошаган - ул зур табыш алуга ярдәм итәчәк. Сез үзегезнең мөмкинлекләрегезне беләсез, динамиканы да төшермәссез дип уйлыйм, - дигән фатихаларын бирде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
    Район башлыгы Камил Гилманов районда урак өстенең югары темпта баруы турында хәбәр итте.
    - Район кырларында 74 комбайн эшли. Көнлек эш күләме 1000-1100 гектар тәшкил итә. Уракны Республика көненә төгәлләргә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Көзге культураларны чәчүне дә беррәттән алып барабыз, аны 16 мең гектарда чәчәргә ниятлибез, туфракны төп эшкәртү дә дәвам итә.
    Районның иң алдынгы комбайннары арасында - "Аксу Агро" агрофирмасыннан - Җәүдәт Сафиуллин, Фәнил Минвәлиев, Марат Галявев, Анатолий Ефремов, Владимир Овчинников. "Актай" агрофирмасы комбайнчылары арасында - Владимир Ковряков.
    Авыл хуҗалыгы - Аксубай районы икътисадының нигезе. Аксубай районының агросәнәгать комплексын 6 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тәшкил итә. Төп инвесторлар төп чәчүлек мәйданнарының 74 процентын били: 81 гектардан артык чәчүлек мәйдан - "Аксубай" агрофирмасына, 20 гектардан артык мәйдан "Аксу Агро"га туры килә, 8 процентын "Актай", "Колос", "Сөлчә" агрофирмалары били, калганы арендага бирелгән һәм крестьян-фермер һәм башка хуҗалык җирләре.
    Рөстәм Миңнеханов районда гамәлгә ашырылган федераль һәм республика программалары, азык хәзерләү һәм авыл хуҗалыгын үстерү белән кызыксынды. Ул, районда барган урак кампаниясе барышына яхшы бәя бирде.
    Аграрчылар белән аралашу вакытында Татарстан Президенты алда торган көзге чәчүгә җентекле хәзерләнергә чакырды һәм ашламалар сатып алуга өстәмә средство бүлеп бирүдә республика җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген дә искәртте.
    - Мондый темп белән сез уракны сайлауларга хәтта алданрак - Республика көненә төгәлләячәксез, - дип мөрәҗәгать итте аксубайлыларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин. - Шәхси хуҗалыкларны да бөртек белән тәэмин итәргә, пай җирләре өчен тулысынча исәп-хисап ясарга кирәк.
    Рөстәм Миңнеханов республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Шулай ук, узган елдагы кебек хуҗалыкларда асралган сыерлар өчен субсидияләр бүлеп бирелә.
    - Ә сезнең бурыч - авыл кешеләренә мал азыгы белән ярдәм итү, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен.
    Районның иң өлкән авыл хуҗалыгы хезмәткәре Анатолий Савинов Президент һәм кунакларга районда авыл хуҗалыгы тармагының үсеш алуы турындагы фикерләрен җиткерде. Болар бөртеклеләрнең мул уңышы, ике елга җитәрлек азык запасы, сөт җитештерүдә, терлекчелек тармагында, төзелештәге уңай динамика. Районда гамәлгә ашырылган республика һәм федераль программалар, дәүләт ярдәмнәре өчен аксубайлылар исеменнән Президентка рәхмәт белдерде.
    51 миллионга ремонтлаганнар
    Рөстәм Миңнеханов басудан Аксубайның 2 нче урта мәктәбенә юл тотты. Президентның әлеге белем бирү учреждениесенә килүе очраклы түгел. Узган ел Аксубай өстеннән гарасат үтте, йортлар, төзелеш-корылмалар, бигрәк тә 2 нче мәктәп зур зыян күрде. Монда көчле җил 800 квадрат метрдан артык мәйданнан түбәне алып ташлады. Бу мәктәп файдалануга тапшырылган 1993 елдан бирле бер тапкыр да капиталь ремонтланмады.
    2015 елда районда эш сәфәре белән булган Рөстәм Миңнеханов гарасат үткәннән соң икенче көнне үк мәктәпне карады һәм түбәсен ябу карарын гына кабул итеп калмыйча, аны капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан илле миллион сумга якын акча бүлеп бирде.
    Монда түбәне генә алмаштырып калмадылар, тәрәзәләр, эчке һәм янгынга каршы ишекләр дә яңартылды, санузеллар, инженер-техник челтәрләре, бинаның фасады, әйләнә-тирәсе, керү юлы төркеме ремонтланды, территориясе төзекләндерелде.
    Президент һәм күпсанлы кунаклар мәктәп коридорлары буйлап үттеләр, сыйныфларга, спорт залына да күз салдылар һәм күргәннәрдән канәгать калдылар. Монда барлык эшләр дә яхшы сыйфат белән башкарылган.
    Рөстәм Миңнеханов мәктәп коллективы, иң яхшы мөгаллимәләр - "Ел укытучысы-2015" бәйгесенең зональ этабы җиңүчесе һәм республика дәрәҗәсендәге призер (Татарстан Республикасының математика укытучылары арасында өченче урын) Елена Львова, югары квалификацияле укытучы Флера Вафина (аның укучылары БДИ буенча югары балл туплыйлар, узган ел ул белем биргән чыгарылыш укучысы рус теле буенча - 100, быел дүрт укучы 90 нан артык балл җыйды), башлангыч сыйныф укучысы - "Сыйныф җитәкчесе -2015" республика бәйгесенең зональ этабы катнашучысы Наталья Пименова белән аралашты. Президент уку кабинетларының уңай һәм тулыландырылган булуы - белем алу процессында мөһим роль уйный дип ассызыклады. Әмма мәктәптә иң мөһиме - үз һөнәрләренә тугры булган, тәҗрибәле укытучылар. Ул педагогларга белем бирү һәм тәрбияләү эшендә уңышлар теләде.
    Людмила Жаренова.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: