Аксубаево
  • Рус Тат
  • Россиянең гражданнар оборонасына – 84 ел!

    Кичә Россиядә гражданнар оборонасы оешуның 84 еллыгын билгеләп үттеләр. Гражданнар оборонасы - ул хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә, шулай ук табигый, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп тугандагы куркынычлыктан халыкны, материаль һәм матди кыйммәтләрне саклауга әзерләү һәм саклау буенча чаралар системасы. Безнең илдә гражданнар оборонасына Россия Федерациясе хөкүмәте җитәкчелек итә. Башкарма хөкүмәтнең...

    Кичә Россиядә гражданнар оборонасы оешуның 84 еллыгын билгеләп үттеләр.

    Гражданнар оборонасы - ул хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә, шулай ук табигый, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп тугандагы куркынычлыктан халыкны, материаль һәм матди кыйммәтләрне саклауга әзерләү һәм саклау буенча чаралар системасы. Безнең илдә гражданнар оборонасына Россия Федерациясе хөкүмәте җитәкчелек итә. Башкарма хөкүмәтнең Федераль округында ГО җитәкчесе итеп билгеләнгән затлар рәислек итә. СССР һәм РФнең гражданнар оборонасы системасы 1932 елның 4 октябрендә, җирле һава оборонасы (МПВО) оешканнан соң барлыкка килә. Соңрак ГО үзгәртеп коруларга дучар була. 1991 елда ГО системасы гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый һәлакәтләр нәтиҗәсен бетерү буенча Дәүләт комитеты составына кертелә (1994 елдан алып - МЧС). Тормыш үзе, чынбарлык гадәттән тыш хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклекне белүне таләп итә. Авария, һәлакәт, табигый һәлакәт булган очракта һәр кеше дә үзен, гаиләсен саклый белергә, зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә өйрәнергә тиеш. Барлык төр гадәттән тыш хәлләр турында халыкны "Бөтен халык игътибарына!" дигән сигнал кисәтә. Сиреналар, предприятиеләр һәм транспорт чараларының бертуктаусыз сигнал бирүләре бу билгене аңлата. Сирена тавышын ишетү белән телевизор, радиоалгычны кабызып куярга һәм җирле хөкүмәт органнары, МЧСның баш идарәсе хәбәрен тыңларга кирәк. Ашыгыч хәбәр телдән мәгълүмат төрендә 5 минут дәвамында тапшырыла.

    Кешеләр нәрсә эшләргә тиешме? Кирәкле әйберләрне җыярга, документлар, ашамлык, су алырга һәм җыйналу урынына барырга. Табигый һәлакәтләрне, аварияләрне бетерү чорында телевизор, радиоалгыч эшләп торырга тиеш. Теләсә нинди шартларда да үз-үзеңне кулга алырга, паникага бирелмәскә кирәк.

    Фото: www.belnovosti.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: