Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәркем үз тавышын бирергә тиеш

    18 сентябрьдә 2016 елның иң төп сәяси вакыйгасы була - Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Президент Рөстәм Миңнеханов сайлауларга тирән нәтиҗә ясады - Татарстан өчен бу Парламентка республика Командасын вәкил итеп җибәрү. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позициясен көчәйтү мөһим. Моның өчен 18 сентябрь көнне республиканың һәр кешесе сайлау участогына килеп, үз...

    18 сентябрьдә 2016 елның иң төп сәяси вакыйгасы була - Дәүләт Думасына сайлаулар уза.

    Президент Рөстәм Миңнеханов сайлауларга тирән нәтиҗә ясады - Татарстан өчен бу Парламентка республика Командасын вәкил итеп җибәрү. Татарстанга Дәүләт Думасында үз позициясен көчәйтү мөһим. Моның өчен 18 сентябрь көнне республиканың һәр кешесе сайлау участогына килеп, үз тавышын бирергә тиеш. Татарстанлылар күбрәк тавыш биргән саен, Татарстаннан Дәүләт Думасында шулкадәр күбрәк депутат эшләячәк.

    Татарстан өчен сайлаулар специфакасы шунда, кандидатлар өчен тавыш биреп, без республика өчен дә тавыш бирәбез. Дәүләт Думасында күп санлы һәм көчле вәкиллекнең булуы, беренче чиратта, республика, татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы яклау өчен мөһим. Бу республиканың эре федераль программаларда катнашуын тәэмин итүне, федераль бюджет средстволарын республикага җәлеп итүне, перспективалы проектлар өчен канун чыгару базасын камилләштерүне үз эченә ала.

    Без, нинди гражданлык позицияләренә таянуларын һәм якшәмбе көнне нәрсә өчен тавыш бирәчәкләрен белер өчен газета укучылары арасында сораштырулар үткәрдек.

    НИКОЛАЙ ЯНИЛКИН, педагогика хезмәте ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины:

    - 18 сентябрь - минем өчен зур билгеләнешкә ия көн. Барыннан да элек тынычлык өчен тавыш бирү - минем гражданлык бурычым, чөнки анардан да мөһимрәк нәрсә юк. Һәм, әлбәттә инде, кеше кыйммәтенең югалмавы өчен. Ә кеше өчен - хезмәт беренче планда булырга тиеш. Хезмәттән башка алга китеш булмый. Укытучы-хәрби җитәкче буларак, әлбәттә инде, малайлар һәм кызлар хәрби эш асылларын тирәнтен үзләштерсеннәр, патриотик рухта тәрбияләнсеннәр өчен ТИН кабинетларының материаль-техник базасын яхшырту өчен. Аксубайда туып-үскән кеше буларак, аксубайлыларның тормыш сыйфатларын яхшырту өчен тавыш бирәчәкмен. Тулаем район буенча бик күп эшләр башкарылды. Газлаштыру, яңа электр һәм су үткәргечләре сузу - авыл кешесе район үзәгендә яшәүчедән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Әмма юллар проблема булып кала бирә. Юллар төзелешен үз эченә алган программаларның алга таба да эшләве өчен тавыш бирәчәкмен. Аксубайның һәр урамына, шул исәптән безнең Войков урамына да асфальт түшәлсен иде. Бистә үзәге урамы гына түгел, үзәктән ерак урнашкан, яңа урамнар да төзекләндерелсен иде.

    ЛЮБОВЬ БЕЛЯКОВА, "Яшьлек" спорт комплексының инструктор-методисты:

    - Соңгы елларда районның спорт тормышында уңай якка үзгәрешләр күп булды. Алга таба да спортчыларны модернизацияләү, аларга грантлар бирү, спорт проектларын тормышка ашыру - сәләтле балаларны һәм тренер-спортчыларны хуплау өчен тавыш бирәчәкмен. Татарстанда ел саен дистәләгән спорт мәйданчыклары, спорткомплекслар, бассейннарның сафка басуы өчен. Шундый хуплау булганда педагогларның - хезмәткә, ә балаларның спортка бәйле кызыксынуы арта. Бер ел эчендә генә дә безнең спорт комплексында төбәкара, республика, район дәрәҗәсендә мини-футбол, волейбол, бадминтон, самбо, теннис, кикбоксинг һәм спортның башка төрләре буенча 44 ярыш үтте. Сайлаучыларның һәркайсы үз тавышын бирәчәк, әмма ул шул исәптән киләчәк буынны физик яктан ныклы һәм сәламәт итеп тәрбияләүгә дә юнәлтелгән булырга тиеш.

    РӨСТӘМ ГАТИН, "Аксубай урманчылыгы" ГКУ җитәкче-лесничие:

    - Сайлауларга гаиләм белән барачакмын. Күп балалы әти буларак - аларның бушлай белем алу мөмкинлеге өчен, ә урман тармагы җитәкчесе буларак Татарстан депутатларының урман хуҗалыгы тармагы мәнфәгатьләрен кайгыртулары өчен. Кызганыч, урманнар аз булган төбәкләргә кагылышлы кануннарда проблемалар бар әле. Безнең киңлекләрдә нигездә кыска буйлы агачлар үсә. Татарстан Хөкүмәтен дә әлеге проблема борчый һәм Алабугада аны эшкәртү буенча завод ачылу бүгенге көндә моңа бәйле беренче адым булды. Димәк алга омтылыш бар. Татарстанның урман хуҗалыгындагы тәҗрибәсе башка төбәкләрдә дә киң кулланыла, без кабул иткән карарлар уңышлы һәм алар бөтен ил масштабында кулланыла ала. Татарстаннан халык сайлаучылары Дәүләт Думасында урман тармагы мәнфәгатьләрен дә якларлар дип ышанам.

    КСЕНИЯ МЯСНИКОВА, студент:

    - Яшь буын заманча үсешнең барлык төр тармакларында да иҗадилык өчен, Россия кешеләрен генә түгел, шулай ук башка илләр халыкларын да берләштерүче милләтчелек өчен тавыш бирә. Минем тавышым хәлиткеч булырга мөмкин, шуңа күрә 18 сентябрь көнне мин һичшиксез сайлауларга барам. Сайлаулар - ул шул исәптән һәр студентның киләчәген билгеләүче адым да. Россия Дәүләт Думасының яңа депутатлар корпусы яшь белгечләргә яраклашкан канунлы инициативаларны күбрәк гамәлгә ашырыр, вузлар һәм техникумнарны тәмамлаучыларга үз белгечлекләре буенча эшкә урнашу мөмкинлеге зур булыр дип өметләнәм.

    ЮНЫС ХӘМИДУЛЛИН, пенсионер, район башлыгының экс-урынбасары, депутат:

    - Бу якшәмбедә узачак сайлауларда һәр кеше катнашырга хокуклы. Чөнки бөтен ил халкының гына түгел, шулай ук Татарстан, безнең район, муниципаль берәмлекләрнең дә киләчәге һәр тавыш бирүчегә бәйле. Райондагы үзгәртеп коруларны күрми калу мөмкин түгел - Мәскәүдән ерак торсак та федераль, республика программалары сыйфатында ярдәм тоябыз - юллар, ветераннар өчен йортлар төзелә, күп фатирлы йортлар ремонтлана (быел гына да район үзәгендә алты йорт төзекләндерелде). Федераль үзәк, Татарстан тарафыннан да спортка зур игътибар бирелә (соңгы 4-5 елда безнең районда уннан артык ачык спорт мәйданчыгы, спорткомплекс, йөзү бассейны куллануга тапшырылды), Сергеевка, Заря кебек кечкенә авылларга кадәр дә юллар салынды. Фермерларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм күрсәтелә - бүген хәтта үз хуҗалыгында кош-корт асраган кешеләргә дә субсидияләр бирелә. Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары үткән көнне әлеге программаларның алга таба да эшләве, районның, төбәкнең, илнең чәчәк атуы өчен тавыш бирәчәкмен. Яңа составтагы депутатлар дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен якларлар дип ышанам - болар лаеклы хезмәт хакы алырга хокуклы булган халык хезмәтчәннәре. Тагын шунда да дөреслек булырга тиеш, кемнәрнеңдер табышлары - миллиардлар, ә кемнәрнеңдер мең сум белән исәпләнмәсен иде.

    ЛЮДМИЛА НИКОНОВА, Аксубай үзәк китапханәләр системасының гаилә китапханәсе бүлеге мөдире:

    - Россиянең һәр гражданины 18 сентябрьдә үзенең, балаларының, үзе яшәгән иле һәм республикасының киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш. Район ямьләнә бара: элеккеге Аксубайны бүгенгесе белән чагыштырып булмый - балаларга ял итәр өчен урын бар, парк, район үзәге төзекләндерелде, Татарстанда шулай ук Россиядә дә иҗади проектларны, шул исәптән китапханәләрне дә (безнең китапханә "РИТЭК" компаниясеннән, Татарстан Мәдәният министрлыгыннан һәм хәтта Олег Дерипаска фондының "Китапханәләр киңлеге" Бөтенроссия социаль-мәдәни проектлар бәйгесеннән күптапкыр грант алды) грантлар белән яклау киң колач алды. Ә Россия Дәүләт Думасының яңартылган составы белән тагын күпме проект тормышка ашырылачак.

    Аксубай районы халкына 18 сентябрьдә үз тавышларын бирергә һәм Россия Дәүләт Думасында безнең төбәкне дә тәкъдим итәчәк Татарстан Командасын сайларга. Бу команданың аерым миссиясе - республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итү. Безнең тәҗрибәгә башка төбәкләрдә дә таләп зур, алар уңышлы һәм киң күләмдә кулланыла ала. Менә шуның өчен дә 18 сентябрьдә һәр гражданинның тавыш бирүе мөһим. Без Дәүләт Думасына үзебезнең вәкилләребезне күбрәк сайлаган саен, алар Татарстан һәм Россия өчен шулкадәр күбрәк эшләр башкарачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: