Аксубаево
  • Рус Тат
  • Республикада алдынгы

    ТР Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык Республика конкурсында "Һөнәри яраклашу өлкәсендә үз эшенең остасы" номинациясендә ТР социаль яклау отличнигы Венера Стоянова җиңүче булды. Хезмәттәшләре әлеге вакыйганы шатланып кабул иттеләр. Һөнәри осталык буенча ярышта республиканың шәһәр һәм районнарыннан 52 белгеч катнашты. - Республика бәйгесендә үземнең җиңүемне...

    ТР Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык Республика конкурсында "Һөнәри яраклашу өлкәсендә үз эшенең остасы" номинациясендә ТР социаль яклау отличнигы Венера Стоянова җиңүче булды.


    Хезмәттәшләре әлеге вакыйганы шатланып кабул иттеләр. Һөнәри осталык буенча ярышта республиканың шәһәр һәм районнарыннан 52 белгеч катнашты.

    - Республика бәйгесендә үземнең җиңүемне мин гаилә традицияләре белән бәйлим, - ди Венера Васильевна. - Минем әби-бабаларым бик эшчән булганнар, репрессияне үз җилкәләрендә татыганнар, реабилитацияләнгәннәр, әти-әнием Василий Яковлевич һәм Евдокия Андреевна үз эшләренә таләпчән һәм җавапчыл карыйлар иде, абыйларым Вадим һәм Евгений федераль һәм республика билгеләнешендәге җитәкчеләр булдылар, БАМны төзүдә һәм Себерне үзләштерүдә катнаштылар.

    - Эшсезләргә ярдәм кулы сузуны үз эченә алган һөнәрегез, беренче карашка тыныч һәм күзгә ташланмый кебек. Әмма сез республикада беренчелекне яулый алдыгыз.

    - Һөнәремдә уңышка ирешү кешеләргә хөрмәт белән карау, аларга ярдәм итү белән тәңгәлләшкән һөнәри белемгә нигезләнгән. Һөнәремнең максаты - кешеләргә булышу! Күп кешеләр миңа психологик һәм юридик сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, аңлатуны сорап киләләр, телефоннан шалтыраталар. Районның талантлы һәм үз эшләренең чын осталары булган кешеләре белән аралашып, мин дә күп нәрсәләргә өйрәндем.

    - Сез граҗданнарны һөнәри яраклаштыру буенча республикада иң яхшысы булдыгыз, моны сезнең көндәлек хезмәтегезгә бәя бирү дип санарга буладыр мөгаен...

    - Мәшгульлек үзәгенең җитәкче-инспекторы буларак, һөнәри яраклаштыру эше эшчәнлегемнең төп юнәлешләреннән берсе һәм һөнәри мөмкинлекләремнән файдалануның иң кызыклы өлкәсе. Дәүләт мәшгульлек хезмәте учреждениесендә эшләп, мин һөнәри яраклашуның асылын кадрларның балансланган структурасы белән хезмәт базары таләпләренең капма-каршылыгын җиңүдә, яшьләргә эшче һөнәрләрен сайлауда ярдәм итүдә күрәм, бу җәмгыятьнең төп проблемасы булуын да яхшы аңлыйм. Күпләр үзләренә ошаган һөнәрне түгел, ә эшчәнлекнең кызыклы булуына карап сайлый. Шуңа күрә соңгы елларда эшче һөнәрләренең абруен арттыру һәм яшьләрне инженер-техник белем алуга яраклаштыруга басым ясала. Эш белән тәэмин итү үзәгендә бу юнәлештә бөтен тырышлыкларын куеп хезмәт итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: