Аксубаево
  • Рус Тат
  • Республика көне

    Аксубайда кичке тантана программасы киң һәм бай эчтәлекле булды. "Туган көнең белән, Татарстан!" бәйрәм программасы башланганчыга кадәр, фонтан тирәсен бала-чага чолгап алды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге алар өчен төрле уеннар, эстафеталар, бәйгеләр оештырды. Сәүдә-ярминкә палаткалары да үз эшләрен җәеп җибәрделәр. Үзәк китапханә үзенең фито-барын ачты, туган якны өйрәнү музее, һәр...

    Аксубайда кичке тантана программасы киң һәм бай эчтәлекле булды.

    "Туган көнең белән, Татарстан!" бәйрәм программасы башланганчыга кадәр, фонтан тирәсен бала-чага чолгап алды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге алар өчен төрле уеннар, эстафеталар, бәйгеләр оештырды. Сәүдә-ярминкә палаткалары да үз эшләрен җәеп җибәрделәр. Үзәк китапханә үзенең фито-барын ачты, туган якны өйрәнү музее, һәр теләгән кеше милли бизәкләрне ясарга өйрәнә алган "Татарча өлгеләр" мастер-классын үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар район басуларында үскән бодай оныннан пешерелгән кулинария әйберләреннән рәхәтләнеп авыз иттеләр.

    Бәйрәм кичәсен район халкының милли көнкүрешен тасвирлаган театральләштерелгән бию композициясе ачты. Тамашачылар әләмнәр тоткан бию төркемнәренең чыгышын сокланып күзәттеләр.

    - Без бүген иң төп бәйрәмебез - Республика көнен билгеләп үтәбез, - диде үзенең бәйрәм мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. - Республикабыз үсә, чәчәк ата! Безнең район хезмәтчәннәре дә моңа үз өлешләрен кертәләр!

    Йөзләгән кешенең алкышлавы астында район җитәкчесе авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Иван Семеновка һәм мәгариф ветераны Николай Янилкинга Аксубай районының Мактаулы гражданнары билгеләрен һәм таныклыкларын тапшырды. Бу кичтә сәхнәдән районның иң лаеклы кешеләрен һәм яңа гаилә коручыларны хөрмәтләделәр, районның яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар.

    Аксубайлылар якташыбыз ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголовтан да Республика көне уңаеннан ихлас тәбрикләүләр кабул иттеләр.

    Сәхнәдән кич буена район үзешчәннәре һәм мәркәзебез Казаннан килгән кунак артистлар Закир Шаһбан һәм Илсаф Сафин башкаруында җырлар яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: