Аксубаево
  • Рус Тат
  • Республика да, район да хуплый

    Район эшмәкәрләре бүген халыкның товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәйле таләбен тулысынча канәгатьләндерәләр һәм бюджетның керем өлешен формалаштыруда үзләреннән өлеш кертәләр. 2016 елның 1 гыйнварена районда кече эшмәкәрлекнең 513 субъекты теркәлгән. 425 физик зат шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, 45 фермер хуҗалыгы эшләп килә, 2 меңнән артык кеше кече эшкуарлык белән мәшгуль....

    Район эшмәкәрләре бүген халыкның товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бәйле таләбен тулысынча канәгатьләндерәләр һәм бюджетның керем өлешен формалаштыруда үзләреннән өлеш кертәләр.

    2016 елның 1 гыйнварена районда кече эшмәкәрлекнең 513 субъекты теркәлгән. 425 физик зат шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, 45 фермер хуҗалыгы эшләп килә, 2 меңнән артык кеше кече эшкуарлык белән мәшгуль.

    Бүгенге көндә эшмәкәрлек барлык юнәлешләр - сәүдә, җитештерү, медицина, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, авыл хуҗалыгы производствосы буенча киң колач ала. Бүген районда 256 стационар сәүдә предприятиесе бар. Шәхси кибетләр саны елдан-ел арта. Сәүдә белән бергә районда җитештерү тармагында эшмәкәрлек эшчәнлеге дә уңышлы үсеш ала. Тротуар плитәләре җитештерелә, агач эшкәртү һәм агачтан продукция җитештерү, тимердән коеп әйберләр ясау, төрле блоклар җитештерү цехлары эшли. Район территориясендә ике сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә, анда җитештерүче эшмәкәрләр тимердән әйберләр, арболит блоклары, коеп ясалган әйберләр җитештерәләр, биредә үк катнаш азык, ипи пешерү цехы, кунакханә, кафе, автомойка, автосервис һәм хәтта автозаправка да бар.

    - Сату белән эш итүе күпкә җиңел: сатып аласың да кабаттан сатып җибәрәсең. Җитештерүне тарту елдан-ел катлаулана бара, җитештерүче-эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча реаль программалар кирәк, - дип сөйли башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин. - Тулаем, аграр район буларак, без соңгы елларда республика тарафыннан зур хуплау тоябыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның авылга зур игътибар бирүе, республика президент программалары гамәлдә булу сәбәпле, районда авыл һәм сала кешеләренә ярдәм итүгә чакырылган программалар эшләп килә. Авыл хуҗалыгы производствосында да шулай ук зур эшләр башкарыла, алар икътисадның әлеге өлкәсендә безнең аграрчыларга көндәшлеккә сәләтле булу мөмкинлеге бирә.

    Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпчелеге республикада тормышка ашырылган барлык президент программаларыннан файдаланалар. Болар "Эшләрен яңа гына башлаган фермерларга ярдәм", "ТРда гаилә фермалары", "КФК базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү", "Республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү" программалары, "Лизинг-грантлар", субсидияләштерелгән кредитлар бирү, фермаларга юллар салу, аларның территорияләрен төзекләндерү һәм башка бик күп төрле программалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм икътисад бүлеге белгечләре алар хакындагы мәгълүматларны тәкъдим итеп кенә калмыйча, документларны әзерләүдә методик ярдәм күрсәтергә дә әзер. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү дә гамәлдә. Болар сыерлар асрауга субсидияләр, ташламалы кредитлар. Быел шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерүчеләрнең күпчелеге саву аппаратлары алдылар, кайберләре аларны субсидияләштерелгән лизинг-грант буенча сатып алдылар. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен дә гамәлдә.

    Районда эшләп килгән агрохолдингларга ярдәм иткән кебек, республика орлыкларны яңартуда, нәселле терлекләр, техника сатып алуда кече хуҗалыкларны да хуплый - боларның барысы да субсидияләштерелә. Район кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче субъектларга ярдәм итүнең тагын бер алымын тәкъдим итә. Районда буш торган биналар һәм корылмалар бар, алар муниципаль милек исәбендә тора һәм район аларны ташламалы шартларда эшмәкәрләргә бирергә әзер. Бу район үзәгенең Горький урамында урнашкан 2 нче балалар бакчасы бинасы (балалар бакчасы, кухнясы), Мазилин урамы буенча СХТ территориясендәге гараж бинасы, Иске Кыязлы балалар бакчасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: