Аксубаево
  • Рус Тат
  • Референдумны каршылап

    Якшәмбе, 20 ноябрьдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум була. Район үзәгендә балигъ булган кешеләрнең 2017 елда 300 сум күләмендә үзара салым кертү белән килешүен хәл итү бурычы йөкләнгән. Референдум алдыннан бистә җитәкчелегенең хезмәт коллективлары һәм халык белән очрашулары, җыеннар уза. - Аксубай күзгә күренеп...

    Якшәмбе, 20 ноябрьдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум була.

    Район үзәгендә балигъ булган кешеләрнең 2017 елда 300 сум күләмендә үзара салым кертү белән килешүен хәл итү бурычы йөкләнгән.

    Референдум алдыннан бистә җитәкчелегенең хезмәт коллективлары һәм халык белән очрашулары, җыеннар уза.

    - Аксубай күзгә күренеп үзгәрә, матурая, - диде РУЭС коллективы белән очрашуда бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков. - Төзекләндерү эшләре дәвам итә. Геройлар Аллеясе урнашкан Ленин урамына асфальт түшәләчәк, тротуар җәеләчәк һәм йорт территорияләре төзекләндереләчәк. Золин урамы янәшәсендәге ерынтыны тигезләп, ял итү зонасы төзү планлаштырыла. Чишмәләрне дә тәртипкә китерәсе бар.

    Элемтәчеләр үзләре дә сораулар бирделәр. Аларны карт агачларны кисү, электр щитлары торышы һәм башка бик күп мәсьәләләр кызыксындыра.

    Леонид Жуков халыктан җыелган һәр бер сумга республиканың дүрт сум өстәве, әлеге акчаның игелекле эшләргә тотыласы хакында сөйләде. Ә нәкъ менә балалар мәйданчыклары төзү, электр линияләре сузу, мөселман һәм православие зиратларын тәртипкә китерүгә.

    - Бу мәсьәлә һәр кешегә кагыла, - диде очрашу соңында РУЭС җитәкчесе Наил Фәттахов. - Үзара салымның җирле проблемаларны чишү мөмкинлеге булуын истән чыгармаска. Үзара салым акчасын берничә тапкыр финанслау программасы су бүлә торган торбаларны, тротуарларны ремонтлау, урам яктырткычлары урнаштыруны оештыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары, ял урыннары төзүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә. Референдумда катнашырга һәм дөрес тавыш бирергә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: