Аксубаево
  • Рус Тат
  • Референдум үтәчәк

    Аксубайның Яшьләр үзәгендә салым кертү буенча референдум үткәрү турындагы мөһим мәсьәләне карау өчен җитәкчеләр, депутатлар һәм халык җыелды. Башта аксубайлыларга үзара салым һәм әлеге акчага республикадан бүлеп бирелгән субвенция хисабына нинди эшләр башкару мөмкин булуын ачык дәлилләп авыл җирлекләрендә төшерелгән кадрларны күрсәттеләр. Район үзәгендә референдум беренче тапкыр үткәрелде. Район башлыгы...

    Аксубайның Яшьләр үзәгендә салым кертү буенча референдум үткәрү турындагы мөһим мәсьәләне карау өчен җитәкчеләр, депутатлар һәм халык җыелды.

    Башта аксубайлыларга үзара салым һәм әлеге акчага республикадан бүлеп бирелгән субвенция хисабына нинди эшләр башкару мөмкин булуын ачык дәлилләп авыл җирлекләрендә төшерелгән кадрларны күрсәттеләр.

    Район үзәгендә референдум беренче тапкыр үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Леонид Жуков аның нинди максатларны күздә тотып үткәрелүен аңлатып үтте.

    - 20 ноябрьдә үтәчәк референдумда 2017 елда халыкның, 1 төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм торып белем алучы студентлардан тыш, бистә территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән балигъ булган һәр кешедән 300 сум күләмендә үзара салым җыюны кертү белән килешү-килешмәве хәл ителәчәк, - дип билгеләп үтте Леонид Леонидович. Ул шулай ук үзара салым средствосы ярдәмендә хәл итү күздә тотылган бурычларны җиткерде.

    Аксубай муниципаль районының "Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе" Советы Карарыннан билгеле булганча, үзара салым акчасы җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүгә, түбәндәге эшләрне башкаруга тотылачак:

    1. Бистә халкының массакүләм ял итүе өчен шартлар булдыру һәм күмәкләп ял итү урыннарын төзекләндерүгә, шулай ук уртак кулланышта булган су объектларын һәм яр буйларын да кертеп: шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Ленин урамында (күпкатлы 12 нче йорт янәшәсендә), Октябрьнең 50 еллыгы урамында (парк территориясе), Горький урамында (элеккеге спорт мәйданчыгы территориясе), Ким урамында (Ким клубы янында), Толстой урамында ("Кояшкай" балалар бакчасы территориясендә), Шоссе урамында (Шоссе урамы буенча урнашкан 13 йорт янәшәсендә) балалар уен мәйданчыклары төзү.

    2. Бистә чикләрендә халыкны электр, газ һәм су белән тәэмин итүне оештыру, су бүлгечләр урнаштыру, Россия Федерациясе канунда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә халыкны җылылык белән тәэмин итү: СИП урнаштыру, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Чехов, Студентлар, Чапаев, Набережная, Водстрой, Дуслык урамнарында бишенче үткәргеч сузу.

    3. Ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм зиратларны тәртиптә тоту: карт агачларны кисү, православие һәм мөселман зиратлары коймаларын ремонтлау һәм буяу.

    Ташламага ия халык категориясен исәпләмичә, Аксубайда 6930 сайлаучы бар. Һәр кешедән 300шәр сум акча җыеп, 2 миллион 79 мең сум тупланачак. Ә республика һәр бер сумга дүрт сум өсти. Нәтиҗәдә бистә бюджетында ун миллионнан артык акча булачак. Бу җирле проблемаларны хәл итү өчен саллы керем.

    Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җыелучылар алдында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

    - Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә, без үзара салым җыюны 2015 елдан керттек, - диде Илшат Минсабир улы. - Беренче тапкыр икешәр йөз сум акча җыйдык. Республика бүлеп биргән ярдәм белән 400 метр юлга вак таш салуга ирештек. Икенче елны халык 500әр сум акча җыю тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәсе - күз алдында. Без юлларга вак таш салдык, ике торак пунктта урам яктырткычлары ике тапкырга артты, чүплекне бетердек.

    Зоя Фадеева, Сидул Ерыклыдан:

    - Үзара салым ярдәмендә авылда юлларга вак таш җәелде, 850 метр суүткәргеч торбалар сатып алдык. Быел тагын тиешле күләмдә торбалар сатып алачакбыз һәм суүткәргечләрне монтажлау эшенә керешәчәкбез.

    Ирина Давыдова, Кече Сөнчәледән:

    - Безнең авыл чирек гасыр сусыз интекте. Үзара салым программасы ярдәме белән суэтем башнясы сатып алдык. Гагарин урамын системага өстәмә тоташтыргач, су белән тәэмин ителешне җайга салу мөмкинлеге туды.

    Николай Скворцов, Иске Үзидән:

    - Авыл кешеләре районның башка торак пунктларында яшәүчеләр кебек, язгы-көзге чорда юлсызлыктан интектеләр. Бүгенге көндә проблемалы участокларга комлы-балчыклы катнашма сибелде, шул көннәрдә вак таш җәю эшләре башланачак. Искеүзилеләр, әлбәттә инде, үзара салым программасыннан бик канәгать. Өстәвенә процедура - ап-ачык күренә. әлеге акчаларның ничек кулланылышын хисап палатасы контрольли.

    Рәмис Нуртдинов, Яңа Ибрайдан:

    - Үзара салым акчасына авылда өч суэтем башнясы сатып алынды һәм урнаштырылды, чишмә капиталь төзекләндерелде, янгын гидрантлары куелды, хуҗасыз этләргә ау оештырылды, зират эчендәге карт агачларны кисү, гидротехник корылмага документлар рәсмиләштерү эшләре алып барыла. Киләсе елда авылның үзәк урамына вак таш җәяргә планлаштырабыз.

    20 ноябрьдә сайлау участокларына килә алмаган аксубайлылар өчен 16 ноябрьдә алдан тавыш бирү референдумы оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: