Аксубаево
  • Рус Тат
  • Районда ришвәтчелек артмаган

    Республика халкы һәм эшмәкәрләренең фикерен өйрәнү мониторингы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышының төп темасы булды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова мониторингка төгәл анализ ясады. Республика халкы арасында 18 яшьтән өлкәнрәк дүрт меңнән артык кешене, мең ярымнан артыграк эшмәкәрне сораштырганнар. Халыкның 30-49 проценты ришвәтчелек дәрәҗәсе артты,...

    Республика халкы һәм эшмәкәрләренең фикерен өйрәнү мониторингы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышының төп темасы булды.

    Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова мониторингка төгәл анализ ясады. Республика халкы арасында 18 яшьтән өлкәнрәк дүрт меңнән артык кешене, мең ярымнан артыграк эшмәкәрне сораштырганнар.
    Халыкның 30-49 проценты ришвәтчелек дәрәҗәсе артты, дип саный. Аксубай район халкы ришвәтчелек дәрәҗәсе артмаган дип саный. Сораштырган кешеләрнең ришвәтчелек хәленә килеп эләккән 69,2 проценты проблеманы ришвәт биреп хәл иткәннәр.
    -Гражданнарны урындагы кешеләргә ришвәт бирүгә этәргән иң популяр сәбәпләрнең берсе - «үзләренә карата илтифат казгану» (28,3 процент),-дип билгеләп үтте Эльмира Крайнова. -Калганнары исә "бөтенесе шулай эшли, димәк шулай кирәк" яки "проблеманы закон нигезендә хәл итү мөмкин түгел", дип саныйлар.
    Тиешле булмаган түләү сыйфатында сораштырган кешеләрнең 61 проценты төрле бүләкләр биргәннәр. Иң популяр бүләк (69,8 %) конфет тартмасы, спиртлы эчемлек. Тиешле булмаган түләүнең һәр бишенчесе бүләк сертификаты булып тора (22,7 %).
    Шәхси ришвәтчелеккә, якыннар һәм туганнарның тәҗрибәсе, ришвәтчелек хәлләре турындагы мәгълүматлар төрле оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрнең ришвәтче булуы турында фикер тудыра. Шул рәвешле, халык фикеренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре (63,6 %), табиблар (56,3 %) һәм вуз укытучылары (47,7 %) ришвәт алучылар арасында лидер булып торалар.
    -Структураларның ришвәтчелек мәсьәләсе буенча халыкның фикеренә, гражданнарның теге яки бу оешмаларга, хезмәтләргә ешрак мөрәҗәгать итүләре кебек фактор тәэсир итә. Мәсәлән, кешеләр күбесенчә медицина учреждениеләренә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, вузларга ешрак мөрәҗәгать итәләр. Республикада яшәүче һәр бишенче кешенең үз автомобиле бар, шуңа да аңа ЮХИДИ хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Моңардан тыш, "озакка сузылган ришвәт хәтере" дигән төшенчә бар, ягъни бер тапкыр ришвәт биргәнне кеше берничә ел хәтерли һәм әлеге структурада хәлнең күптәннән үзгәрүен башына да китерми,-дип билгеләп үтте Эльвира Крайнова.
    Татарстан Республикасында халыкка һәм бизнеска 130 төрдән артык дәүләт электрон хезмәте күрсәтелә. Аларны инфомат челтәрләре аша, мобиль телефоннан, uslugi.tatarstan.ru порталында алырга мөмкин. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, электрон хезмәттән татарстанлыларның 45,8 проценты файдалана, ә бу 2012 ел белән чагыштырганда 6,7 процентка күбрәк. Аксубай, Менделеевск, Зәй, Чүпрәле, Актаныш муниципаль районнары халкы электрон төрдәге хезмәттән актив файдаланалар (65 проценттан артык).
    Күпфункцияле үзәкнең эш нәтиҗәләре белән башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев таныштырды. Ул Аксубай гражданнарының "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләренә анализ ясады.
    Шул рәвешле, кырык мөрәҗәгатьнең алтысы "эшкәртү", унысы- "планлаштыру", 18 е - хәл ителү категориясендә, ә менә алтысы нигезле сәбәпләр буенча кабул ителмәде. Алты мөрәҗәгатьнең бишесе юл хәрәкәтен оештыруга һәм берсе территорияне төзекләндерүгә кагыла. Ә инде хәл ителгән мөрәҗәгатьләрдә кәрәзле элемтәгә, суүткәргеч торбаларын ремонтлауга, юлларны начар ремонтлауга кагылган мәсьәләләр күрелгән инде.
    Ришвәтчелеккә каршы экспертиза оештыру һәм үткәрү турында юридик бүлек начальнигы Марат Габдрахманов сөйләде. Җир-милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Светлана Крайнова үз оешмасының эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: