Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район гәзите һәм «Сувар» яхшы хезмәттәшлектә

    30 октябрь - безнең гәзитнең 86 нчы туган көне - берничә шатлыклы вакыйга һәм очрашулар өчен сәбәп булды. Үзләренең укучылары белән танышу өчен районга кунаклар - "Сувар" республика чуаш гәзитеннән хезмәттәшләребез һәм үзләренең 15 еллык иҗади эшчәнлекләрен билгеләп үткән "Хусан чавашесем" ("Казан чуашлары") вокаль-уен кораллары ансамбле килде. Җыелучыларны "Сувар" гәзите...

    30 октябрь - безнең гәзитнең 86 нчы туган көне - берничә шатлыклы вакыйга һәм очрашулар өчен сәбәп булды.

    Үзләренең укучылары белән танышу өчен районга кунаклар - "Сувар" республика чуаш гәзитеннән хезмәттәшләребез һәм үзләренең 15 еллык иҗади эшчәнлекләрен билгеләп үткән "Хусан чавашесем" ("Казан чуашлары") вокаль-уен кораллары ансамбле килде. Җыелучыларны "Сувар" гәзите мөхәррире Константин Малышев һәм район гәзите мөхәррире Айдар Моратшин җылы сәламләделәр.

    - Безнең гәзиткә язылыгыз, безнең сайтка керегез, без даими оештырган бәйгеләрдә катнашыгыз һәм үзегез өчен күптөрле яңалыклар ачыгыз, - дип чакырды гәзит укучыларны Айдар Моратшин.

    - Безнең басмалар тыгыз хезмәттәшлектә, - дип билгеләделәр алар. - Чуаш халкы өчен төрле мәгълүматларны җиткереп, бер-берсен тулыландыралар.

    Район гәзитенең туган көне уңаеннан үткәрелгән викторинага нәтиҗәләр ясап, тамашачыларның алкышлавы астында Айдар Моратшин викторина җиңүчесе Руфия Билаловага 2017 елның беренче яртыеллыгына район гәзитенә подписка тапшырды. Җиңүче безнең гәзитнең туган көне уңаеннан үткән акция кысаларында "Казан чуашлары" концертына 2 билет та отты. Константин Малышев "Сувар" гәзитенең актив укучылары - Михаил Мулеев һәм Лидия Альметкинаны бүләкләде.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров редакция коллективын гәзитнең туган көне белән җылы котлады, яңа иҗади уңышлар теләде.

    - Район гәзите һәм "Сувар" һәм аларның виртуаль вариантлары - сайтлары безнең район кешеләре өчен аерылгысыз мәгълүматлар кыры, - диде ул. - Алар сезгә районда, республикада барган яңалыклар белән хәбәрдар булу мөмкинлеге бирәләр. Хәзерге вакытта язылу кампаниясе бара, әлеге басмаларга язылып, вакыйгалар эчендә кайнагыз. Сергей Александров "Казан чуашлары" вокаль-уен кораллары коллективына иҗади чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.

    Алексей Наумов җитәкчелегендәге "Казан чуашлары" чыгышы аксубайлыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: