Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район бюджетына – 23 миллионнан артык

    Безнең илдә эшмәкәр көнен (Россия эшмәкәрлеге) 2007 елдан бирле билгеләп үтәләр. Безнең районда әлеге бәйрәмне 519 субъект билгеләп үтә, шуларның 452 се кече һәм урта бизнес вәкилләре. Районга Татарстан Президенты килгәч үткәрелгән советның йомгаклау киңәшмәсендә район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, гражданнар иминлеге, районның тотрыклы икътисади үсеше эшмәкәрлеккә бәйле. Узган...

    Безнең илдә эшмәкәр көнен (Россия эшмәкәрлеге) 2007 елдан бирле билгеләп үтәләр.


    Безнең районда әлеге бәйрәмне 519 субъект билгеләп үтә, шуларның 452 се кече һәм урта бизнес вәкилләре. Районга Татарстан Президенты килгәч үткәрелгән советның йомгаклау киңәшмәсендә район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, гражданнар иминлеге, районның тотрыклы икътисади үсеше эшмәкәрлеккә бәйле.

    Узган елда район бюджетына эшмәкәрләрдән 23 миллион сумнан артык салым взнослары кергән. Районда ваклап сатудан кергән товар әйләнеше 1,5 миллиард сумга тиң, әлеге сумманың төп өлеше кече һәм урта бизнес вәкилләренә туры килә.
    -Районда бөтен шартлар да бар-җир, кадрлар, кредит ресурслары алу мөмкинлеге, кече җитештерү объектлары, аеруча авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрен үстерү өчен чимал җитәрлек. Эш сөючән, инициативалы кешеләргә бизнесны үстерү өчен бөтен мөмкинлек бар,-дип билгеләп үтте Камил Камалович.

    Уңышлы эшләүче, эшләрен башлап кына җибәрүче эшмәкәрләрнең исемнәрен атап үтү өчен газета бите дә җитмәс иде. Газета битләрендә без бизнес вәкилләре һәм аларның эшчәнлеге хакында даими язабыз. Шунысын әйтеп үтәсе килә, алар барлык тармакларда-сәүдә, җитештерү, фермерлык, автосервис, төзелеш һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт куялар.
    Аларның күбесе, мәсәлән, Марс Гимадиев, Евгений Казаков, Мансур Рафиков, Илдус Шакиров, Леонид Охотников, эшмәкәрлек эше аксакаллары буларак, бер үк вакытта сәүдә итү, хезмәт күрсәтү, җитештерү белән дә шөгыльләнәләр һәм ирешелгәннәр белән генә чикләнмиләр.

    Сөт җитештерү-файдалы
    Узган ел азагында районда үз эшләрен башлап җибәрүче фермерлар һәм эшмәкәрләр дәүләт программасында катнашырга теләүче һәркемгә мәгълүмати һәм гамәли ярдәм күрсәткән район булышлыгы белән дәүләттән алты миллион сумнан артык акча алдылар. Шуларның өчесе-Олег Ермолаев, Алмаз Фәссахов һәм Валерий Сапеев республика программасы кысаларында шактый зур суммада субсидия алдылар.

    Районда 43 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, шул исәптән гаилә фермалары да, шулай ук аларның саны арта бара. Әгәр 2011 елда районда югары технологияле 16 гаилә фермасы булса, 2013 елда алар тагын бишкә артты, эшләрен яңа гына башлаучы өч фермер бу программага быел кушылдылар. 2013 елда районның фермер хуҗалыклары 744 тонна сөт, 285 тонна ит җитештерделәр.

    Шушы көннәрдә генә яшь фермерлар- Сергей Васиков, Анатолий Мокин, Малик Мортазинның грант-проектлары якланды. Алар өчесе дә сөт җитештерү белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Сөткә булган бәя сәясәте авыл халкын шәхси бизнес белән шөгыльләнүгә, ә инде бу юнәлештә күптәннән эшләүчеләрне үз эшләрен тагын да киңәйтүгә этәрде. Дәүләтнең яклау программасы эшләүче фермерларга да кагыла бит. Быел, мәсәлән, Әлфирә Шакирова, Петр Львов, Сергей Алексеев гаилә фермаларын үстерү программасында катнашырга теләкләрен белдерделәр

    Техника һәм җиһазга лизинг

    Кече бизнесның дүрт вәкиле-Валерий Семенов, Мөнир Галиуллин, Зоя Трофимова, Зөлфия Зәйдуллина 2013 елда лизинг-грант ияләре булдылар һәм җитештерү эшләрен җәелдерү һәм җитештерелгән продукциянең күләмен арттыру өчен техника, җиһаз сатып алуга дәүләттән субсидия алдылар.

    2014 елның 1 гыйнварена районда эшләүче 89 кече предприятие теркәлгән, шул исәптән 73 е икътисади яктан актив, шуларның 9ы-сәнәгатьтә, 13е-авыл хуҗалыгында, 9ы-төзелештә, 29 ы-сәүдә, 13е башка өлкәләрдә.

    Быел агач материаллары җитештерү белән шөгыльләнүче Юлия Ихтонова, йөк ташу өчен автомобиль сатып алуга җиде йөз мең сумнан артык грантка ия булды. Шулай итеп, сәүдә белән генә шөгыльләнмичә, үз бизнесын җәелдерергә теләүчеләрнең дәүләт һәм районнан ярдәм алу мөмкинлекләре бар.

    Республика да, район да ярдәм итә
    Соңгы елларда Татарстан Хөкүмәте дә, район җитәкчелеге дә кече бизнес вәкилләренә аеруча зур игътибар бирә.
    Бирелгән лизинг-грантка район, кире кайтарып бирмәү шарты белән, тагын йөз мең сум өсти. Җитештерүче-эшмәкәрләргә мөнәсәбәт аерым. Татарстанда технопарклар, технополислар һәм сәнәгать мәйданчыклары булдырыла.

    ПМК базасында төзелгән сәнәгать мәйданчыгы турында газетада язган идек инде. Тик тагын бер кат искә төшерү артык булмас, мөгаен. Монда 4,5 гектарда эшмәкәрләр, халыкка транспорт, агач эшкәртү хезмәтләре күрсәтеп, арболит блоклар, металлдан коеп ясалган әйберләр җитештереп, җиһаз, пластик тәрәзәләр ясап, кафе һәм кунакханә тотып, тырыш хезмәт куялар.

    Монда җиде эшмәкәр эшли, алар Леонид Охотников, Рәфис Әгъләмиев, Алексей Семенов, Алексей Федоров, Сергей Сандимиров, Руслан Вәлиев.
    -Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерүнең "юл картасы" проекты старт алды,-дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев. -Проектның максаты-эшмәкәрлек мохитын булдыру, яңа бизнеслар һәм эшче урыннар булдыру. Бу нисбәттән район бер урында гына тормый.

    Район җитәкчелегенең киләчәккә планы-эшмәкәр- җитештерүчеләргә үз эшләрен көйләү яки җәелдерү мөмкинлеге бирү өчен, тагын ике сәнәгать мәйданчыгын эшкә җибәрү. Шуларның берсе-гомуми мәйданы 1,5 гектардан артык тәшкил иткән, җитештерү мәйданчыклары сигез йөз квадрат метрдан артык булган һәм барлык коммуникацияләре белән элеккеге юл участогы. Икенчесе-элеккеге бау ишү заводы территориясе. Шулай итеп, район җитәкчелеге аларны үзләштерергә һәм актив эшләргә әзер булган эшмәкәрләрнең теләсә нинди бизнес-планын да кабул итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: