Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район башлыгының яңа урынбасары сайланды

    Аксубайда район Советының сигезенче утырышы узды. Анда Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһүдин, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты оештыру Идарәсенең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов катнашты. Утырышны район Советы рәисе Камил Гилманов алып барды. Утырыш барышында Советның бюджет, җирләрне рекультивацияләүгә акча бүлеп...

    Аксубайда район Советының сигезенче утырышы узды.

    Анда Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһүдин, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты оештыру Идарәсенең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов катнашты. Утырышны район Советы рәисе Камил Гилманов алып барды.

    Утырыш барышында Советның бюджет, җирләрне рекультивацияләүгә акча бүлеп бирү, өченче затлар хокукыннан азат ителгән һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын булдырган, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм оешмаларга тәкъдим ителергә тиешле Аксубай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтләр исемлеге турындагы карарларына кагылышлы үзгәрешләр тикшерелде. Комиссиянең муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны алмаштыручы урындагы затларның хезмәт таләпләрен үтәү, мәнфәгатьләр низагын җайга салу һәм шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе Кодексына кагылышлы Положениесе тикшерүгә куелды.

    Депутатлар финанс бюджет палатасы структурасы һәм район башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында карар кабул иттеләр. Аксубай муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүматлар (реклама корылмалары) чараларын урнаштыру һәм файдалану утырышның көн тәртибенә кертелгән аерым мәсьәлә булды.

    Нәтиҗәле утырыш соңында районның депутатлар корпусы Аксубай муниципаль районы Советы рәисе урынбасары, район башлыгы Юныс Хәмидуллин белән саубуллашты - ул вазыйфасын үз теләге белән калдырды.

    - Юныс Гыйләҗ улы әлеге постта җиде елдан артык хезмәт куйды. Бергә эшләгән елларда бик күп эшләр башкарылды һәм территорияләрне төзекләндерү, чишмәләрне торгызу, төрле дәрәҗәдәге сайлаулар уздыру планында бу эшләрнең илле процентын сез башкардыгыз, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы үзенең ярдәмчесенә. - Сез - гыйлемле, компетентлы, тапкыр җитәкче генә түгел, күпләр өчен, авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар корпусыннан ышанычлы команда туплый алган остаз да. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә.

    Камил Гилманов экс- урынбасары Юныс Хәмидуллинга озак еллар фидакарь хезмәт куйганы, нәтиҗәле эше, югары һөнәри осталыгы һәм җирле үзидарә органнарын үстерүгә саллы өлеш керткәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

    Татарстан Дәүләт Советы исеменнән Ришат Хафизов нәтиҗәле хезмәте өчен Юныс Гыйләҗ улына рәхмәт әйтте һәм җирле үзидарә органнары оешкан, алар турындагы яңа кануннар кабул ителгән катлаулы чорның нәкъ менә ул эшләгән елларга туры килүен билгеләп үтте.

    - Юныс Хәмидуллин - туган төбәгенә тугры кеше. Ул гомерен, бөтен көчен, тырышлыгын районга хезмәт итүгә багышлады. Әлеге вазыйфада да җиде ел эшләү дәверендә үзен аямыйча хезмәт куйды, ә аның хезмәте һәрвакытта да соңгы нәтиҗәгә юнәлеш алды. Тәҗрибәле кадрларның китүе кызганыч, әлбәттә, - дип билгеләп үтте Ришат Хафизов.

    Юныс Хәмидуллин җавап сүзе итеп, бергә эшләгән авыл җирлекләре башлыкларына, депутатларга, районның җитәкчелек составына рәхмәтен белдерде.

    - Депутатлар составына рәхмәтемне җиткерәм, сезнең абруегыз - минем өчен дә зур абруй булды. Эштә без карарларны бердәм тавыш белән кабул иттек, мине бу вазыйфага кабул иткән, мине аңлаган район халкына да рәхмәт әйтәсем килә.

    Район Советы депутаты, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин район башлыгы урынбасары вазыйфасына кереште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: