Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район башлыгы котлады

    Район башлыгы Камил Гилманов "Сияние" вокал төркеменә һәм аның җитәкчесе Наилә Мартыновага сертификатлар тапшырды. Вокал ансамбль "Созвездие-Йолдызлык 2016" Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең III дәрәҗә лауреаты булды. Наилә Мартынова җитәкчелегендә район Мәдәният йорты каршындагы вокал студиядә өч ел эшләү дәверендә балалар "Созвездие-Йолдызлык", Сочи шәһәрендә үткән "Без бергә чакта"...

    Район башлыгы Камил Гилманов "Сияние" вокал төркеменә һәм аның җитәкчесе Наилә Мартыновага сертификатлар тапшырды.

    Вокал ансамбль "Созвездие-Йолдызлык 2016" Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең III дәрәҗә лауреаты булды.

    Наилә Мартынова җитәкчелегендә район Мәдәният йорты каршындагы вокал студиядә өч ел эшләү дәверендә балалар "Созвездие-Йолдызлык", Сочи шәһәрендә үткән "Без бергә чакта" Халыкара проекты бәйге-фестивале, "Беляев йолдызлары" бәйгесе кебек республика һәм Россия дәрәҗәсендәге абруйлы чараларда призлы урыннарны яуладылар. Болары әле без ишетеп белгәне генә.

    - Бу, һичшиксез, педагогның, укучыларның бәяләп бетергесез таланты. Җиңүгә ирешүләре өчен укытучыга да, балаларга да рәхмәт. Сез безгә район сәхнәләрендә шатлык өләшәсез, үзегезнең талантыгыз белән Аксубайны еракларга танытасыз, - дип билгеләп үтте вокалчылар белән әңгәмә вакытында район башлыгы Камил Гилманов.

    - "Сияние" триосы "Йолдызлык" фестивале гала-концертында чуаш телендә җыр башкарган бердәнбер ансамбль булды, - дип аңлатма бирде ансамбль җитәкчесе. - Безнең җиңүләребез санап бетергесез, алга таба да сынатмаска исәп.

    Ансамбль өч елдан бирле эшләп килә. Җырчылар Ирина Яремийчук, Анна Крайнова һәм Ангелина Гавриловаларның алыштыргысыз тавышын аксубайлылар төрле телләрдә башкарылган җырлар аша беләләр.

    "Йолдызлык"тан җиңү белән кайтып, район башлыгы белән очрашу алдыннан гына трио "Виват, Петербург!" Халыкара сәнгать һәм башкару осталыгы бәйгесеннән I дәрәҗә лауреат Дипломы, ә Ирина Яремийчук II дәрәҗә лауреат Дипломы алып кайтты. Җиңүләре белән аларны беренче булып район башлыгы котлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: