Аксубаево
  • Рус Тат
  • Район активлык күрсәтте

    Якшәмбе көнне Россиядә РФның Федераль Җыены Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатлар сайлаулары узды. Иртәнге 8дән үк Аксубай районында 49 сайлау участогы ачылды: 4се - район үзәгендә һәм 45е - районның торак пунктларында, 6 сайлау участогында электрон тавыш бирү булды. Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Аксубай районы территориясендә 22992 тавыш бирүче...

    Якшәмбе көнне Россиядә РФның Федераль Җыены Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатлар сайлаулары узды.

    Иртәнге 8дән үк Аксубай районында 49 сайлау участогы ачылды: 4се - район үзәгендә һәм 45е - районның торак пунктларында, 6 сайлау участогында электрон тавыш бирү булды.

    Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Аксубай районы территориясендә 22992 тавыш бирүче теркәлгән, аларның 211е - беренче тапкыр тавыш биргән. Районның иң карт сайлаучысы - Иске Ибрай авылында яшәүче 100 яшьлек Миннезәкия Мөхәммәтзәрип кызы Мөхәммәтзәрипова. Олы яшьтә булу сәбәпле ул өйдә генә тавыш бирде - аның өчен җирле сайлау комиссиясе сайлау тартмасын өенә алып килде.

    90 ЯШЬТӘ ДӘ БЕРЕНЧЕЛӘРДӘН БУЛЫП САЙЛАДЫЛАР

    Районның сайлау участокларына халык үз партиясе һәм кандидаты өчен тавыш бирергә иртәнге 8гә кадәр үк килеп җитте. Участокларда музыка яңгырап торды, көефләр күтәренке иде. Ә 8 сәгатьтә без 571 номерлы Аксубай универсаль технологияләр техникумындагы сайлау участогында булдык.

    - Кешеләр тавыш бирергә сайлау участоклары ачылганчы ук килеп җиткәннәр иде, - дип белдерде җирле сайлау комиссиясе рәисе Галина Бобкова. - Сайлау комиссиясендә сайлаулар беренче тапкыр гына үткәрелми - аксубайлылар бик актив тавыш бирәләр. Сайлаучыларның иң күбе иртәнге сигездән 10га кадәр була.

    Участок ачылганчы ук монда халык күп иде инде. 90 яшьлек Зәйниева Фатыйма Гайнетдин кызы кебек кешеләр иртәнге 7дән килеп участок ачылганын фойеда көтеп торганнар.

    - 18 яшь тулу белән үк мин бер сайлауны да калдырмадым. Авылда туып үстем, Аксубайга беренче тапкыр 10 яшемдә генә кунакка килдем - монда йортлар түбәләре барысы да салам белән капланган иде. Ә хәзер карагыз - шәһәрдәге кебек бит, танымаслык - юллар да, йортлар да, ял итү зоналары да бар. Болар бит барысы да халык өчен республика һәм хөкүмәт тарафыннан эшләнә. Без тормыш тагын да яхшырак булсын өчен тавыш бирергә тиеш. Һәр тавыш мөһим, - дип сөйләде Фатыйма апа, беренчеләрдән булып сайлау тартмасына бюллетень салып.

    Районда күп кенә сайлау участоклары тавыш бирүчеләрне гадәт буенча музыка һәм концерт программасы белән генә каршы алмыйча, чәй һәм коймаклар да әзерләгәннәр. Техникум укучылары - алар булачак пешекчеләр, ак халат һәм калпаклар киеп тавыш бирүчеләрне сәламләделәр - өстәлләр төрле сый-хөрмәт, хуш исле чәй, бал һәм кайнатма белән тулып торды.

    - Участокка 2000 нән артык кеше тавыш бирергә киләчәк, без ел саен шулай өстәл әзерлибез һәм һәрберсен сыйлыйбыз, - дип сөйләде техникум директоры Фәрхат Аюпов. - Бүген бик мөһим көн - без безнең республикадан РФның Дәүләт Думасына Татарстаннан депутатлар командасын сайлыйбыз, ә ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасында безнең республиканы тәкъдим итәчәк. Безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешле, шуңа да техникумда авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерлибез. Татарстан депутатлары авыл хуҗалыгы тармагын якласын, техникумны тәмамлаучыларның эше һәм лаеклы хезмәт хакы булсын өчен тавыш бирәм.

    Сайлаучыларның өчтән бер өлеше 10.00 сәгатькә кадәр тавыш бирде.

    Аксубай районында 10.00 сәгатькә теркәлгән сайлаучыларның 32,9 проценты тавыш бирде.

    Район халкы сайлау участокларына гаиләләре, балалары һәм оныклары белән килделәр. Тавыш бирү кабиналары янында чиратлар хасил булу районда бердәм тавыш бирү көне чын бәйрәмгә әверелдедигәнне аңлата.

    Аксубай лицеенда урнашкан 572 нче сайлау участогында район башлыгы Камил Гилманов һәм аның тормыш иптәше беренчеләрдән булып тавыш бирделәр. Алар икенче курс талибәләре - кызлары Илүзә һәм Гөлүзә белән килделәр.

    - Бүген сайлауга килү - һәркемнең гражданлык бурычы. Мин үз тавышымны район, республика, илебез киләчәге өчен бирдем. Районда яшәүче һәркемнең гражданлык позициясенә Татарстаныбыз мәнфәгатьләрен Федераль Парламентта кемнең яклавы, республика һәм шул исәптән районыбыз үсеше өчен кем җавап бирүе бәйле. Без озак еллар буена ныклы юнәлештә эшлибез, төзибез. Һәм бу юлдан тайпылырга беркемнең дә хакы юк. Аксубай халкы да шул юлны сайлар дип ышанам, ә бу - яңа юллар, социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф объектлары, эш урыннары, спорт корылмалары. Бүген Татарстан командасын сайлаулар 2017 елда һәм аннан соң да бу программалар эшлиячәк, дигән өметне раслый. Бүген авылда барган үзгәрешләр куандыра, - дип билгеләп үтте безнең хәбәрчебезгә биргән интервьюсында Камил Гилманов. - Районыбызда тотрыклы үсеш, күп кенә күрсәткечләр буенча алга китү күзәтелә. Район кешеләре дөрес сайлау ясарлар дип ышанам, чөнки без карашларыбызда, эшебездә бердәм булырга тиешбез. Аксубай районының Мактаулы кешесе Евгений Копонев та шул ук участокта тавыш бирде.

    -Бүгенге сайлауларда һәркем үз фикерен белдерергә тиеш, чөнки һәр тавышка Россия, Татарстан, районыбызның киләчәге бәйле. Имин, тыныч тормыш, бердәм эш алып бару, милләтара сугышлар булмасын өчен тавыш бирдем. Җитештерү тармаклары үсеш алсын, ә халык иминлектә яшәсен иде, - дип әйтте Евгений Петрович.

    РАЙОН - ТАТАРСТАНДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР АРАСЫНДА АЛДЫНГЫ

    Аксубай районы халкы сайлауларда зур активлык күрсәтте. Көн уртасына районда теркәлгән сайлаучыларның 81,9 проценты үз фикерен белдерде. 12.00 сәгатькә Татарстанда сайлаучыларның 34,92 проценты тавыш бирде. Иң югары күрсәткеч - 81,9 процент, нәкъ менә безнең Аксубай районында теркәлде.

    - Аксубай районында сайлаулар хокук бозуларсыз уза. Сайлау участокларында җәмәгать күзәтүчеләре, сәяси партияләр күзәтүчеләре, киңәшү тавышына хокук булган сайлау комиссияләре әгъзалары эшли, - дип әйтте Аксубай муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галина Маланчева. Аксубай районында тавыш бирү урыннарында иминлек тәэмин ителде. Россия МВДның Аксубай районы бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев сүзләренә караганда, тавыш бирү көнендә сайлау участокларында хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре саклады. Сайлау участокларын тәүлек әйләнәсендә саклау алдан ук оештырылды һәм тавыш бирү тәмамланганчы, бюллетеньнәр тапшырылганчы тәэмин ителде.

    Аксубайның бер көн алдан ачылган үзәк балалар паркындагы амфи-театрның яңа сәхнәсендә район Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырдылар - якшәмбе көнне сайлау участокларына (ә алар бу тирәдә ике) килгән кешеләр паркка килеп үзешчән артистлар һәм бию коллективларының иң матур чыгышларын күзәтә алдылар.

    КАЗЫЙ ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН ТАВЫШ БИРГӘН

    Аксубайдагы 570 нче сайлау участогында (3 нче мәктәп) Татарстанның Көньяк төбәге казые, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм аның тормыш иптәше тавыш бирделәр.

    - Бүген һәр кешенең үз тавышын бирүе мөһим һәм әһәмиятле, - дип билгеләп үтте Равил хәзрәт. Россиянең Дәүләт Думасында безнең төбәкне тәкъдим итүче Татарстан депутатлары командасы ышанычлы булсын, халык аларга ышансын, депутатлар үз сүзләрендә торсыннар һәм сайлаучылар мәнфәгатьләрен якласыннар өчен тавыш бирдем. Илебез һәм республикабызда иминлек хөкем сөрсен иде.

    Аксубай район Советы каршындагы Яшьләр парламенты җитәкчесе Анна Борисова да үз сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде. Үз фикерен белдерергә ул өч айлык кызы Полина һәм энесе белән килгән.

    - Сайлаулар - Татарстан өчен мөһим вакыйга, - дип уртаклашты фикере белән Анна. - Яшьләр Татарстан командасын якларга тиешләр. Татарстан чәчәк атсын, актив яшьләргә ярдәм күрсәтелсен, югары уку йортын тәмамлаган студентлар үз белгечлекләре буенча эшкә урнашсыннар, яшь белгечләр өчен торак белән тәэмин итү программасы эшләсен өчен.

    Спорт министры һәм депутат аксубайлыларның югары активлыгын билгеләп үттеләр.

    Аксубайлыларның Россия Федерациясе Федераль Жыенының Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда Аксубай сайлаучыларының югары активлыгын Аксубай районы сайлау участокларында булган Татарстанның яшьләр эше һәм спорт министры, киңәшләшү тавышына хокукы булган территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Владимир Леонов та билгеләп үтте.

    Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә ул Иске Кармәттәге сайлау участогында булды, Хәсән Туфанның йорт-музеен карады.

    - Сездә сайлаулар тыныч, штат режимында үтә һәм сайлау участокларында уңай хөкем сөрә, - дип әйтте Владимир Леонов.

    Бердәм тавыш бирү көнендә Аксубай районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин да булып китте.

    - Аксубайлылар - үзенчәлекле халык, ул халыклар арасындагы дуслыкның үрнәге булып тора, бергәләп эшли дә, бәйрәмнәрдә ял да итә белә. Бүген сайлау участокларында сайлаучыларның югары активлыгы күзәтелә. Аксубай районы халкы дөрес сайлау ясар, дип ышанам.

    ГАДӘТИ ҺӘМ ЭЛЕКТРОН ЮЛ БЕЛӘН ТАВЫШ БИРДЕЛӘР

    Сайлау көнне без 580 нче Иске Илдеряк сайлау участогында да булдык. Участок сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, без килгәндә монда теркәлгән сайлаучыларның 80 проценты тавыш биргән иде инде.

    Ә менә электрон рәвештә тавыш бирелгән Тарханка сайлау участогында 114 теркәлгән сайлаучыларның 110 сы 10.30 сәгатькә тавыш биргән иде инде.

    - Бездә сайлаучылар бик актив, - дип сөйли участок сайлау комиссиясе рәисе Людмила Морозова. - Тавыш бирү өчен электрон комплекслар бездә алты ел элек кертелде. Фойеда, сайлаучылар күнегү алсын өчен, тренажер урнаштырылган. Электрон тавыш бирү өчен комплекс составында сенсорлы экран, микроконтроллер схема һәм мәгълүматларның махсус файллары файдаланыла. Тавыш бирү (беркетмәләр) нәтиҗәләрен участокта тавыш бирү тәмамланганнан соң ук алу мөмкин.

    ТАВЫШ БИРҮ ТӘМАМЛАНДЫ

    20.00 сәгатьтә Аксубай сайлау участокларында тавыш бирү тәмамланды.

    Участок сайлау комиссияләре тавыш бирү тартмаларын ачтылар һәм тавышларны санауга керештеләр. Территориаль сайлау комиссия рәисе Галина Маланчева сүзләренә караганда, бердәм тавыш бирү көнендә Аксубай районында закончалык, сайлауларның гадел һәм ачык үтүе тәэмин ителде, сайлау участокларында хокук бозулар теркәлмәде. Сайлаучыларның 99 проценты тавыш бирүдә катнашты. Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, партия исемлекләре буенча район гражданнарының күпчелеге "Бердәм Россия" партиясен яклап тавыш биргән. Аннан соң лидерлар исемлегендә КПРФ, ЛДПР һәм "Гадел Россия".Бермандатлы кандидатлар арасында районда Айрат Хәйруллин беренчелекне тота. Аны яклап районда теркәлгән гражданнарның 92 проценттан артыгы тавыш биргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: