Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәр гаиләнең үз борчу-мәшәкате

    Кайвакыт яшүсмернең бер хатасы бөтен гомеренә тап төшерә ала. Аксубай районыннан 8 нче сыйныф укучысы белән дә шундый хәл килеп чыга. Дуслары киңәше белән ул сыра эчеп карый, шунда ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан тотыла. Нәтиҗәдә балигъ булмаганнар эше буенча профилактик исәпкә куела. Малай уңышлы гаиләдән, җәй көне эшли, туганнарына ярдәм...

    Кайвакыт яшүсмернең бер хатасы бөтен гомеренә тап төшерә ала.

    Аксубай районыннан 8 нче сыйныф укучысы белән дә шундый хәл килеп чыга. Дуслары киңәше белән ул сыра эчеп карый, шунда ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан тотыла. Нәтиҗәдә балигъ булмаганнар эше буенча профилактик исәпкә куела. Малай уңышлы гаиләдән, җәй көне эшли, туганнарына ярдәм итә, спорт белән шөгыльләнә, коткаручы булырга хыяллана, ул ялгышлык җибәргәнен үзе дә аңлаган, башка беркайчан да болай эшләмәскә сүз бирә.
    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия шундый һәм тагын да куркынычрак эшләрне тикшерде. Башка яшүсмер, өлкән "иптәшләре" йогынтысы астында, җинаять юлына баса. Күрше авылда йорт басалар. Нәтиҗәдә, анардан тыш тагын бер инвалид баласы булган әнисенә штраф бирелә, җинаять эше ачыла.
    Утырышка спиртлы эчемлекләрне даими кулланган һәм балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән ата-аналар чакырылды. Ата-аналар, мондый хәл бер генә тапкыр булды, спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыкмыйбыз, дип акланалар. Әмма, кем әйтмешли, утсыз төтен чыкмый. Сигнал булды икән, комиссия моңа шунда ук йогынты ясый.
    Кечкенә авылда яшәүче гаилә күптән комиссиянең даими күзәтүе астында. Аларның 2002, 2005, 2007 елларда туган балалары приютта тәрбияләнә һәм КДНда аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә хәл ителә. Ана үкенә, аны алкоголизмнан мәҗбүриләп дәваларга булганнар. Ата кеше хәтта утырышка да килмәде. Аларның балигъ булган кызлары да, яшь баласы булган өстенә, спиртлы эчемлекләр куллану белән мавыга башлаган. Аңлашыла ки, мондый гаиләгә балаларны кире кайтармаячаклар.
    - Без, беренче чиратта, балалар турында кайгыртабыз, - диде КДН рәисе Сергей Александров. - Мондый гаиләләрдә бала тәрбияләү түгел, кайвакыт ашарга да булмый. Приют ишеген ачып керү белән алар иң беренче: "Ә сездә ашарга берәр нәрсә бармы?" дип сорыйлар. Игътибар һәм кайгыртуны тойганнан соң, аларның ач-ялангач, пычрак тормышка кире кайтасылары килми.
    Опека бүлегенә, бистә урамында дүрт яшьләр чамасындагы кызчыкның йөрүе турында хәбәр килеп ирешә. Өс-башы чиста булса да, киемнәрен дөрес кимәве, аларны үзе киюе күренеп тора. Ачыкланганча, ана дарулар артыннан китә, ә кызын өлкән балалары белән калдыра. Ярый әле органнар оператив йогынты ясыйлар һәм ана кеше бик тиз табыла. Бу хәл уңышлы һәм спирты эчемлекләр белән бөтенләй мавыкмаган гаиләдә килеп чыккан.
    Һәр гаиләнең үз борчу-мәшәкате. Комиссия гаиләләрдәге проблемаларга аңлап карады. Аңлаттылар, киңәшләр бирделәр, ярдәм күрсәттеләр. Моның асылы бер - балалар кечкенәме, зурмы, мөһим түгел, алар барысы да игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: