Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һәр өченче кеше үлә

    Татарстанда сыйфатсыз алкогольдән кешеләр күпләп якты дөнья белән хушлаша. Бу Роспотребнадзор идарәсенең дәүләт хезмәтләре порталында "Ачык Татарстан" бүлегендә урнаштырылган хисабыннан анык күренә. Быелгысы елда республикада барлыгы 1059 кеше ялган аракыдан агуланган. Үткән елның ун аенда алкоголь һәм составында спирт булган сыеклык кулланудан 270 кеше агуланып якты дөнья белән хушлашкан, 2015...

    Татарстанда сыйфатсыз алкогольдән кешеләр күпләп якты дөнья белән хушлаша.


    Бу Роспотребнадзор идарәсенең дәүләт хезмәтләре порталында "Ачык Татарстан" бүлегендә урнаштырылган хисабыннан анык күренә. Быелгысы елда республикада барлыгы 1059 кеше ялган аракыдан агуланган. Үткән елның ун аенда алкоголь һәм составында спирт булган сыеклык кулланудан 270 кеше агуланып якты дөнья белән хушлашкан, 2015 елда аларның саны 294 кә җиткән. Димәк, агуланучыларның өчтән бер өлеше үлә дигән сүз.

    Әгәр сез көмешкә яки башка төр спиртлы эчемлекләр сату фактлары турында хәбәрдар икәнсез, 2-93-21 телефоны буенча хәбәр итегез. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле анонимлыкны гарантияли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: