Аксубаево
  • Рус Тат
  • Проблемаларны бергәләп хәл итәргә

    Трудолюбово авыл җирлеге сигез торак пунктны берләштерә. Мондый аерымлылыкка бәйле, җирлеккә үз проблемаларын хәл итүе җиңел түгел. Җирлек башлыгы Радик Канәфин гражданнар җыенында соңгы вакытта авыл җирлеге буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Трудолюбово авылының өч урамына, Алга, Тукай, Владимировка, Октябрь, Культура, III Интернационал, Котловка авылларында берәр урамга күтәртелгән юл...

    Трудолюбово авыл җирлеге сигез торак пунктны берләштерә.

    Мондый аерымлылыкка бәйле, җирлеккә үз проблемаларын хәл итүе җиңел түгел. Җирлек башлыгы Радик Канәфин гражданнар җыенында соңгы вакытта авыл җирлеге буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.

    Трудолюбово авылының өч урамына, Алга, Тукай, Владимировка, Октябрь, Культура, III Интернационал, Котловка авылларында берәр урамга күтәртелгән юл салынган. Барлык ремонт эшләре дә узган елда җыелган үзара салым акчасына башкарылган. 2016 елның февралендә гражданнар җыенында куелган бурычлардан түбәндәгеләре тормышка ашырылган: 3000 метр бишенче үткәргеч монтажланган, үзәк биләмәдә 20 яктырткыч һәм санагыч җиһазлары урнаштырылган. III Интернационал авылы кешеләреннән җыелган акчага зират коймасы яңартылган. Культура поселогында грант акчасына Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск төзелгән.

    2016 елда үзара салым буенча 147 мең сум акча җыелган - план күрсәткеченә карата 100 процент. Бу акчага вак таш сатып алу, урам яктырткычлары кую планлаштырыла.

    - Проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Авыл җирлеге башлыгы, депутатлар корпусы сезнең мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыралар, аларга сезнең ярдәм, катнашуыгыз кирәк.


    Шәрбән авыл җирлеге халкы, авылның көнүзәк мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү өчен җирле клубка гражданнар җыенына җыелды. Җирлек башлыгы Дамир Шәрифуллин, авылдашлары һәм район җитәкчелеге алдында чыгыш ясап, ел башыннан алып башкарылган эшләр турында хисап тотты. Яз көне авыл халкы ярдәме белән авыл уртасыннан агучы елга чистартылган, санкциясез чүплекләр бетерелгән, зират тирәсе тәртипкә китерелгән, суүткәргечнең бер өлеше, чишмәгә алып барган юл өстендәге елга аша җәяүлеләр кичүе ремонтланган, почта бүлеге түбәсенең бер өлеше төзекләндерелгән.

    Быел халыктан үзара салым буенча 120 мең сум акча җыелган, дәүләт ярдәме белән бу акчага авыл җирлегенең күп кенә проблемаларын хәл итү мөмкинлеге пәйда булачак. Мисалга, күперне ремонтлау, авыл урамнарына вак таш салу. Шәрбәнлеләрне куандырып, киләсе елда авыл мәдәният йорты "Авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау" программасына кертелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: