Аксубаево
  • Рус Тат
  • Президентта кабул итүдә

    Казанда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итүләр алып барылды. Безнең район вәкиле - халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәкче инспекторы Венера Стояновага да хакимият, эшкуарлык, сәламәтлек саклау, ММЧ, конфессияләр, мәгариф, мәдәният, социаль яклау һәм башка тармак вәкилләре арасында кабул итүдә булу бәхете елмайды....

    Казанда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итүләр алып барылды.

    Безнең район вәкиле - халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең җитәкче инспекторы Венера Стояновага да хакимият, эшкуарлык, сәламәтлек саклау, ММЧ, конфессияләр, мәгариф, мәдәният, социаль яклау һәм башка тармак вәкилләре арасында кабул итүдә булу бәхете елмайды. Анда ул республиканың бердәнбер мәшгульлек хезмәте вәкиле булды.

    Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны котлап, республиканың потенциалы бай, шулар арасында иң мөһиме - ул, аның талантлы һәм максатка омтылучан халкы, дип билгеләп үтте.

    - Безне колач җәеп бик кунакчыл кабул иттеләр, - дип сөйли Венера Стоянова. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм хөкүмәт вәкилләренең катнашуы очрашуны тагын да тантаналырак итте. Банкетка бик күп лаеклы кешеләр чакырылган иде. Катнашучылар белән таныша торгач мин аларның гади хезмәткәрләр булуын аңладым, минем бер ягымда ипи заводында эшләүче хезмәткәр, икенче ягымда интернат йорттан фельдшер утырды. Рөстәм Миңнеханов һәр өстәл янына килеп, һәркемне бәйрәм белән шәхсән котлады. Президентыбыз безнең белән ачык, гади һәм ихтирамлы аралашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: