Аксубаево
  • Рус Тат
  • Праймериз – югары активлыкта үтте

    Якшәмбе көнне бөтен Россия Федерациясе буенча "Бердәм Россия" партиясеннән алдан тавыш бирүләрнең бердәм көне узды. Аксубай районында иртәнге сәгать сигездә 10 сайлау участогы ачылды. Безнең хәбәрче шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә үзәкнең 3 нче мәктәбендә урнашкан 16.28.226 тавыш бирү участогында булды. Монда ишек төбендә иртәнге сәгать җиде туларга унбиш минутта ук...

    Якшәмбе көнне бөтен Россия Федерациясе буенча "Бердәм Россия" партиясеннән алдан тавыш бирүләрнең бердәм көне узды.

    Аксубай районында иртәнге сәгать сигездә 10 сайлау участогы ачылды.

    Безнең хәбәрче шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә үзәкнең 3 нче мәктәбендә урнашкан 16.28.226 тавыш бирү участогында булды. Монда ишек төбендә иртәнге сәгать җиде туларга унбиш минутта ук халык күп иде. Ишекләр ачылу белән бюллетеньнәр бирү өстәлләре янында чиратлар хасил булды.

    Сайлаучыларга икешәр бюллетень бирелде - бермандатлы округ һәм партия исемлеге буенча. Тавыш бирү рейтинг буенча үтте, икенче төрле әйткәндә, берничә кандидатның фамилиясе турысына тамга яки башка төрле билге куярга мөмкин иде. Монда ук кешеләр стендта кандидатларның биографияләре белән таныштылар, ә без даими бирелә торган "Бүген сез нәрсә өчен тавыш бирәсез?" дигән сорау белән тавыш бирергә килүчеләр белән аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыштык.

    - Без - сугыш балалары, безгә тынычлык, тотрыклылык кирәк, менә шулар өчен тавыш бирәбез, - дип фикерләре белән бүлеште Аксубай районының мактаулы гражданины Исмәгыйль Моратшин. Ул тавыш бирү участогына тормыш иптәше Нәсимә Закир кызы белән беренчеләрдән булып килгән.

    -Дәүләт Думасында безнең район мәнфәгатьләрен Россия дәрәҗәсендә дә яклаган, сүз белән генә түгел, эш белән дә халык ышанычын аклаган депутатлар кирәк дип уйлыйбыз, - дигән фикерләрен белдерделәр Людмила һәм Владимир Капитоновлар. - Читтә калырга ярамый, үз тавышыңны бирергә кирәк, чөнки һәр тавыш РФ Дәүләт Думасына лаеклы кандидат сайлауда хәлиткеч роль уйнарга мөмкин.

    - Без, пенсионерларга, бүгенге тормыштан зарлану гөнаһ. Әмма киләчәк буынның тормышы тагын да яхшырак булсын иде. Тел белән барысын да вәгъдә итеп була, үз сүзләрен эштә дәлилли белгән кандидатлар өчен тавыш бирдем, - диде район үзәгендә яшәүче пенсионер Алексей Панюков.

    Сәгать унбергә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендәге сайлау участогына үз тавышын бирергә тормыш юлдашы белән район башлыгы Камил Гилманов та килде.

    Тавыш бирүчеләр белән аралашып, хисаплау комиссиясе вәкилләренең кәефләре белән кызыксынып һәм "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге белән танышып, ул тиешле теркәү процедурасын үтте һәм кулына ике бюллетень алды.

    - Россиянең, районның, авылның киләчәге өчен тавыш бирәм. Безнең икътисадны күтәрергә кирәк, безнең мәнфәгатьләрне бары тик авылдан чыккан депутатлар гына яклый ала, алар авылларга яраклашкан инициативаларны күбрәк күрсәтсеннәр иде, болар субсидияләр бүлеп бирү, яшь гаиләләргә ярдәм һ.б. Депутатлар социаль, мәдәни объектлар, медицина учреждениеләре, мәктәпләр, юллар, фермалар төзү буенча программаларны алга сөреп, алга таба да авылларга ярдәм күрсәтсеннәр өчен безнең дөрес тавыш бирүебез мөһим, - дип аңлатма бирде Камил Гилманов.

    Район башлыгы белән бергә сайлау участогына "Бердәм Россия" партиясе штабыннан Аксубай районы буенча җаваплы вәкил Владимир Панков та килде. Ул Аксубай районында алдан тавыш бирүләр кагыйдә бозуларсыз һәм сайлаучыларның югары активлыгында үтүен билгеләп үтте.

    Исәпләү комиссиясе рәисе Галина Бобкова сүзләренә караганда, 16.28.226 нчы участокта сәгать 10.00 га 1891 сайлаучының 517 се тавыш биргән.

    - Безнең участокта аксубайлылар гына түгел, шулай ук Иске, Яңа һәм Рус Кармәте авыллары халкы да тавыш бирә, - дип аңлатты Галина Бобкова. - Иртән, әлбәттә инде, халык күп булды, хәзер исә бераз кимеде, әмма сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтми булмый.

    Авылларда да, Аксубайдагы кебек, активлык күзәтелде. Без Яңа Аксубай авыл мәдәният йортында урнашкан 16.28.230 нчы исәпләү участогында булдык.

    - Безнең участокта 206 тавыш бирүче, сәгать бергә алдан тавыш бирүдә катнашучыларның күп өлеше үз тавышларын бирделәр. Әйтергә кирәк, бүгенге көннәрдә авыл кешеләре бакча эшләре белән мәшгуль, участоклар ябылганчыга кадәр әлеге сан артыр дип уйлыйм, - диде исәпләү комиссиясе рәисе Нина Охотникова.

    Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатькә Аксубай районында "Бердәм Россия" партиясеннән Праймеризда 2635 кеше катнашты. Көндезге сәгать бергә 4027 кеше тавыш бирде. Кичке 17.00 сәгатькә Аксубай районында "Бердәм Россия" партиясеннән РФ Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирүләрдә катнашучыларның күп өлеше үз тавышларын бирде.

    Районның сайлау штабы мәгълүматлары буенча, "Бердәм Россия" әгъзалары гына түгел, Аксубай районы халкы да Праймеризда югары активлык күрсәткәннәр. Районда 10 сайлау участогында тавыш бирүчеләрнең актив агымы төшкә кадәр күзәтелгән.

    Исәпләү участоклары Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә ябылды. Тавыш бирүләрне санаганнан соң, исәпләү комиссияләре мәгълүматларны, тавыш бирү бюллетеньнәре белән бергә, җирле сайлау штабына, аннан соң республика сайлау штабына тапшырдылар. Тавыш бирү йомгаклары бөтен Россия Федерациясе буенча ясала. Тавышлар исәпләнелгәч, рейтинг төзелә, шуның нәтиҗәсендә "Бердәм Россия" партиясе съезды 18 сентябрьдә үтәчәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларга үз кандидатларының йомгаклау исемлеген булдырачак.

    Алдан тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәсе алдан тавыш бирүнең pg.er.ru сайтында урнаштырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: