Аксубаево
  • Рус Тат
  • Полиция хезмәткәрләре гомумгарнизон җыены үткәрделәр

    Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең гомумгарнизон разводы мәдәният мәйданчыгында үтте. Чара аксубайлылар игътибарын үзенә җәлеп итте. Биредә ТР буенча МВД логотиплары төшерелгән автомобильләр сафка тезелеп басты, алар янәшәсендә оператив тикшерү төркеме, ЮХИДИ бүлеге, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре, участок вәкилләре һәм ирекле халык дружиначылары урын алды. Җәмәгать тәртибен саклау...

    Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең гомумгарнизон разводы мәдәният мәйданчыгында үтте.

    Чара аксубайлылар игътибарын үзенә җәлеп итте. Биредә ТР буенча МВД логотиплары төшерелгән автомобильләр сафка тезелеп басты, алар янәшәсендә оператив тикшерү төркеме, ЮХИДИ бүлеге, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре, участок вәкилләре һәм ирекле халык дружиначылары урын алды.

    Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов җыелучыларга район территориясендәге оператив хәл турында җиткерде.

    - Хезмәтне алып барганда канунга нигезләнергә, уяу булырга, гражданнар белән җылы аралашырга, транспорт дисциплинасын үтәргә, - дип фатихаларын бирде ул кул астындагы хезмәткәрләргә.

    Бу көнне аларга үгет-нәсихәт белән бүлек җитәкчесе генә мөрәҗәгать итмәде. Гарнизон разводында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин да катнашты.

    - Гомумгарнизон разводы - ул тантаналы гына түгел, зур билгеләнешкә ия мизгел. Үтеп баручылар аларның иминлеген көндез дә, төнлә дә саклаучы кешеләр барлыгын күрәләр һәм бу турыда башкаларга да җиткерәләр, - дип йомгак ясады Илшат Заһидуллин. - Сезгә җәмәгать тәртибен саклауда уңышлар телим.

    Ул ДНД сафларын тулыландырган яшь халык дружиначыларына таныклыклар тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: