Аксубаево
  • Рус Тат
  • Паспортны – КФҮ аша

    Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим иткән күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт хезмәтләре исемлеге арттырылган. Әлеге исемлек ЭЭМ хезмәтләре (элек Федераль миграция хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән) хисабына арттырыла. Атап әйткәндә, тиешле яшькә җитү, фамилия алмаштыру яки паспортны югалту сәбәпле, Россия Федерациясе гражданины паспортын алу яки алыштыру һәм "иске үрнәктәге" чит ил паспортын рәсмиләштерү....

    Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим иткән күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт хезмәтләре исемлеге арттырылган.

    Әлеге исемлек ЭЭМ хезмәтләре (элек Федераль миграция хезмәте тарафыннан тәкъдим ителгән) хисабына арттырыла. Атап әйткәндә, тиешле яшькә җитү, фамилия алмаштыру яки паспортны югалту сәбәпле, Россия Федерациясе гражданины паспортын алу яки алыштыру һәм "иске үрнәктәге" чит ил паспортын рәсмиләштерү.

    Дәүләт хезмәтләрен алу өчен порталда теркәлергә, аннан соң Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә яки ТР, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Октябрь урамы, 46 йорт адресы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүче Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә. Телефоны: 8 (84344) 2-93-05, 5 яки 6 тәрәзә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: