Аксубаево
  • Рус Тат
  • Парклар һәм скверлар көне

    17-18 сентябрь көннәрендә Татарстанда ел саен уздырыла торган "Парклар һәм скверлар көннәре" фестивале үтә. Фестиваль безнең районда 17 сентябрьгә билгеләнгән. Быел ул Аксубай районында грандиоз вакыйга - балалар паркын ачу белән истә калачак. Сабыйларны мавыктыргыч тамаша көтә: пиратлар корабны "кулга төшерәчәк", аны бәйрәмгә җыелган сабыйларга "азат итәргә" туры киләчәк. Ә...

    17-18 сентябрь көннәрендә Татарстанда ел саен уздырыла торган "Парклар һәм скверлар көннәре" фестивале үтә.

    Фестиваль безнең районда 17 сентябрьгә билгеләнгән. Быел ул Аксубай районында грандиоз вакыйга - балалар паркын ачу белән истә калачак.

    Сабыйларны мавыктыргыч тамаша көтә: пиратлар корабны "кулга төшерәчәк", аны бәйрәмгә җыелган сабыйларга "азат итәргә" туры киләчәк. Ә бу эштә аларга әкият геройлары ярдәмгә киләчәк. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләячәк. Парклар һәм скверлар көне хөрмәтенә Балалар сәнгать мәктәбе биючеләре чыгыш ясаячак, милли, тарихи һәм балалар мәйданчыклары эшләячәк.

    Бәйгеләрдә һәм викториналарда җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: