Аксубаево
  • Рус Тат
  • Онлайн-белешмә

    Пенсионер статусына ия булыр өчен тиешле белешмәне онлайн-сервис ярдәмендә алу мөмкин. Узган елда "Иминият пенсияләре турында"гы канун үз көченә керде. Аның нигезендә пенсия билгеләү, кире исәпләү һәм төзәтмәләр кертүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр каралган. Пенсия таныклыклары бирү кагыйдәгә кертелмәгән. "Әгәр пенсионерга үз статусын раслау өчен документ кирәк икән, Пенсия фонды Идарәсе...

    Пенсионер статусына ия булыр өчен тиешле белешмәне онлайн-сервис ярдәмендә алу мөмкин.

    Узган елда "Иминият пенсияләре турында"гы канун үз көченә керде. Аның нигезендә пенсия билгеләү, кире исәпләү һәм төзәтмәләр кертүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр каралган. Пенсия таныклыклары бирү кагыйдәгә кертелмәгән. "Әгәр пенсионерга үз статусын раслау өчен документ кирәк икән, Пенсия фонды Идарәсе билгеләү факты, пенсия күләме һәм аны билгеләү срогы турында белешмә бирә", - дип сөйли УПФР бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. Тиешле белешмәне гражданинның шәхси кабинеты аша заказ биреп яки клиентларга хезмәт күрсәтү кабинетына килеп алырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: