Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Наркотикларга – ЮК!"

    26 июньдә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның канунсыз әйләнешенә каршы көн билгеләп үтелә. Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматларына нигезләнеп, хәзерге вакытта илдә 185 миллионнан артык кеше наркотиклар куллана. Бу барлык кешелекнең 3 процентын һәм 15 яшьтән алып 30 яшькәчә булган кешеләрнең 12 процентын тәшкил итә. Наркотик бәйлелек нәтиҗәләре демографик торышка елдан-ел көчлерәк...

    26 июньдә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның канунсыз әйләнешенә каршы көн билгеләп үтелә.

    Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматларына нигезләнеп, хәзерге вакытта илдә 185 миллионнан артык кеше наркотиклар куллана. Бу барлык кешелекнең 3 процентын һәм 15 яшьтән алып 30 яшькәчә булган кешеләрнең 12 процентын тәшкил итә. Наркотик бәйлелек нәтиҗәләре демографик торышка елдан-ел көчлерәк тәэсир итә бара. Наркоманияне һич арттырусыз безнең гасырның иң куркыныч афәте дип атарга була.

    Әмма, барысы да үзебезнең кулларда. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандаларга, кешеләргә наркотик матдәләр куллануның куркынычлы гамәл булуы турында аңлатырга, балалар өчен көрәшергә. Кешеләрне наркоманиядән саклау - безнең уртак максатыбыз!

    Фото: profilaktika.tomsk.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: