Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мобильле җәмәгать төркеме мөрәҗәгатьләр кабул итте

    Бу атнада Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль җәмәгать кабул итүләре эшли башлады. Әлеге эшнең максаты - республика халкын борчыган сораулар белән танышу, аларны хәл итүдә булышу. Проект "Бердәм Россия"нең сайлау алды агитацион программасы кысаларында тормышка ашырыла. Махсус график нигезендә активистлар көн саен республиканың шәһәр һәм авылларына чыгалар. Чәршәмбе...

    Бу атнада Татарстанның барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль җәмәгать кабул итүләре эшли башлады.

    Әлеге эшнең максаты - республика халкын борчыган сораулар белән танышу, аларны хәл итүдә булышу.

    Проект "Бердәм Россия"нең сайлау алды агитацион программасы кысаларында тормышка ашырыла. Махсус график нигезендә активистлар көн саен республиканың шәһәр һәм авылларына чыгалар.

    Чәршәмбе көнне күчмә җәмәгать кабул итү Аксубай районында да эшләде.

    Республика бүлегендә аңлатма бирүләренчә, күчмә җәмәгать кабул итүләр республиканың һәр районында алып барылачак, Татарстанның һәр кешесе үзенең торак пунктында күчмә җәмәгать кабул итүгә мөрәҗәгать итә, үзен борчыган сорауларны бирә, үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерә, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга мөрәҗәгатьләрен бирә ала. "Бердәм Россия"дә: татарстанлылардан җыелган мөрәҗәгатьләр нигезендә республикадан сайланылачак депутатлар Дәүләт Думасында үз эшләрен төзиячәкләр, дип белдерәләр.

    Безнең районга килгән мобильле җәмәгать кабул итү пункты халык күп йөри торган урында - район үзәгенең Октябрь урамында, Пенсия фонды бинасы янында урнашты. Монда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да җанлылык хөкем сөрә - кибетләр дә, базар да, төп юл да шунда. Партия логотиплары белән бизәлгән автобус әллә кайдан күренеп торды.

    - Безнең күчмә җәмәгать кабул итү пункты Түбән Кама сайлау округы буенча: Спас районыннан, көнбатыштагы Болгар шәһәреннән, көнчыгыштагы Түбән Кама шәһәренә кадәр ун район буенча йөри. Бу бик зур территория, анда ярты миллион сайлаучы, 700 меңгә якын татарстанлы, - дип бүлеште безнең белән төбәк җәмәгать кабул итү төркеме җитәкчесе ачык күңелле Ландыш Лотфуллина. - Икенче тапкыр әйләнеп чыксак та, Аксубайда әле беренче генә тапкыр.

    Ул татарстанлыларны юллар, су, газ белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы тармагына - колхозларны оптимальләштерүдән алып авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакы түләүгә кагылышлы проблемалар борчуы белән уртаклашты.

    Күчмә җәмәгать кабул итү төркеме үз эшен башлаган беренче минутларда халык агымы күзәтелмәде - кешеләр күбрәк танышырга, проект турында белешергә генә килделәр. Үзеңне борчыган проблемалар хакында белдереп, үзеңнең мөрәҗәгатеңне калдыру мөмкинлеге турында белгәч - таралырга ашыкмадылар, сүзен сүзгә язсыннар өчен чиратка бастылар. Төштән соң күчмә төркем Иске Ильдеряк авылында урнашты. Күчмә төркем урнашкан нокталарның икесендә дә кабул итү мохите уңайлы барды. Партиягә мөрәҗәгатьләр адреслы да, төркем белән дә белдерелде.

    Педагогия хезмәте ветераны Михайлов Анатолий Кузьмичның мөрәҗәгате - Октябрь һәм Шоссе урамнары юл чатында камера-теркәгеч урнаштыру, чөнки монда хәрәкәт зур, шуңа бәйле аварияләр дә еш булып тора. Яңа Кыязлы авыл кешеләре Иске Кыязлыдан ике километрдан артык озынлыктагы юл салуны үзләренә кадәр дәвам итүне сорадылар. Иске Кыязлы авылы яшьләре - спорт мәйданчыгы төзүне, Равия Таһирова - Иске Татар Адәмсуында паркны койма белән әйләндереп алуны, яңаильдерякле Андрей Посредников - авылда тукталыш павильоны урнаштыруны үтенделәр.

    - Чуаш Енорускиносы авылында йөз урынлык мәдәният йорты кирәк, - дип белдерде үзенең партиянең кабул итү пунктына килү максатын Людмила Глазкова.

    Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин үтенечен белдергәнче, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, илебез, республика җитәкчелегенә соңгы вакытта җирлеккә күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен зур рәхмәтләрен белдерде: Васильевка һәм Иске Савруш авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, Савруш авыл мәдәният йорты капиталь ремонтланды, "Чиста су" программасы тормышка ашырыла. Ләкин проблемалар да бар. Иң төп мәсьәлә - Иске Савруш авылына керү юлындагы елга аша күпер төзү. Әлеге үтенеч белән кабул итүгә районнан тагын егерме кеше килгән иде.

    Ә мобильле җәмәгать кабул итү ноктасында, барлык мөрәҗәгатьләр дә тикшерелеп, аларның һәрберсе буенча карарлар кабул ителәчәгенә ышандырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: