Аксубаево
  • Рус Тат
  • Милек салымы – яңача

    2016 ел башыннан физик затлар милкенә салым яңача исәпләнеләчәк. Россия Федерациясе 28 субъектының хөкүмәт органнары, шул исәптән Татарстан да, 2015 елның 1 гыйнвареннан күчемсез милекнең кадастр бәясен салым базасы сыйфатында куллану турындагы карар кабул иттеләр. Кадастр бәясеннән чыгып салым исәпләгәндә бүлмәләргә карата 10кв.м., фатирларга - 20 кв.м, торак йортларга 50...

    2016 ел башыннан физик затлар милкенә салым яңача исәпләнеләчәк.

    Россия Федерациясе 28 субъектының хөкүмәт органнары, шул исәптән Татарстан да, 2015 елның 1 гыйнвареннан күчемсез милекнең кадастр бәясен салым базасы сыйфатында куллану турындагы карар кабул иттеләр.

    Кадастр бәясеннән чыгып салым исәпләгәндә бүлмәләргә карата 10кв.м., фатирларга - 20 кв.м, торак йортларга 50 кв. метрның кадастр бәясенә карата кадастр бәясе киметелә.

    Салым вычетлары кулланган очракта, салым базасы тискәре әһәмият алачак, салым салу максатларында әнә шундый салым базасы нульгә тиң дип санала.

    Физик затлар милкенә салынган салым түләү буенча гамәлдәге барлык ташламалар да сакланачак. Шул ук вакытта әлеге ташламаларга, салым түләүче үзе сайлап алырга тиешле күчемсез милекнең һәр төре арасыннан бер генә объект тәкъдим ителергә тиеш. Ташлама тиеш булган объект сайлап алыну турында гариза булмаган очракта, салым органы үзе, иң зур суммада салынган салым күләменә карап, мөстәкыйль сайлый.

    Салым түләүче салым органына ташлама бирү турындагы гаризаны элегрәк тәкъдим иткән булса, кабат гариза бирү таләп ителми.

    Салым түләү буенча федераль ташлама түбәндәге затларга бирелә:

    Советлар Союзы Геройларына һәм РФ Геройларына, 1 һәм 2 төркем инвалидларга, балачактан инвалидларга, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шулай ук хәрби хәрәкәт ветераннарына, туендыручысын югалткан хәрбинең гаилә әгъзаларына, хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең һәм дәүләт хезмәткәрләренең хатынына (иренә) һ.б.

    Җирле үзидарә органнары салым ставкалары, өстәмә вычетлар һәм ташламалар билгеләү турында кабул иткән норматив хокукый актлар белән танышу өчен җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук Россия ФНСның "Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турындагы мәгълүмат белешмәсе" сайтына керергә мөмкин.

    2015 елның салым чорында барлык объектлар өчен (административ сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш объектларыннан тыш) салынган салым суммасына карата кимерәк, 0,2 коэффиценты куллану каралган.

    Күчемсез милекнең төгәл объектының кадастр бәясе белән Росреестр органнарында сорау буенча, шулай ук Росреестр сайтында таныша аласыз.

    Физик затлар милкенә салым исәпләү

    Хәзер салым хезмәтенең рәсми сайты битләрендә РФ гражданнарының милкенә салым исәпләү буенча калькулятор - җентекле белешмә бар. Салым түләүнең соңгы күләмен белү өчен бер-бер артлы әнә шундый исемлекне тутырырга кирәк:

    1. Милекнең кадастр номеры (аны Росреестр сайтыннан белешергә мөмкин);

    2. Милек объектына характеристика (аның мәйданы, кадастр бәясе, объектның төре - фатир, бүлмә һ.б.);

    3. Милеккә хуҗа булу чоры (2015 елда фатирда ничә ай яшәгәнегез);

    4. Салым вычеты (аны таблицадан карарга мөмкин);

    5. Ташлама күләме (әлеге мәгълүмат та таблицада бар).

    Менә шулай эшләгәндә сезгә 2015 ел өчен милеккә салына торган салым суммасы исәпләнеләчәк.

    Шуны да истә тотырга кирәк, Россия ФНС сайтында урнашкан "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервисыннан файдаланырга да мөмкин.

    Фото: gu.nnov.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: