Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәгълүмат биреп, акча эшлә

    Район Башкарма комитеты җитәкчелеге каршындагы чираттагы киңәшмәдә ялган аракы сату турында сөйләштеләр. Ул лицензияләре булган эшмәкәрләр һәм алкоголь продукциясен, сыра, тәмәкене күпләп куллануны профилактикалау һәм ТР Аксубай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча мобильле төркем катнашында үтте. - Безнең районда алкоголь сатуны гамәлгә ашырган 71 нокта бар,...

    Район Башкарма комитеты җитәкчелеге каршындагы чираттагы киңәшмәдә ялган аракы сату турында сөйләштеләр.

    Ул лицензияләре булган эшмәкәрләр һәм алкоголь продукциясен, сыра, тәмәкене күпләп куллануны профилактикалау һәм ТР Аксубай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча мобильле төркем катнашында үтте.

    - Безнең районда алкоголь сатуны гамәлгә ашырган 71 нокта бар, - дип искәртте башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Сатуда булган алкоголь продукциясе ассортиментында, кеше үз теләге белән сатып ала алсын өчен, төрле тарада арзан бәяле аракы да булырга тиеш.

    Башкарма комитет бу хакта юкка гына борчылмый: ялган аракы белән агуланучылар саны арта бара, шул ук вакытта өйдән көмешкә сатучы нокталар исәбе дә ишәя. Районның полиция хезмәткәрләре Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә, канунсыз аракы сатучыларга штраф биреп, административ һәм хәтта җинаять эше ачып, рейдлар уздыралар.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин сәламәтлеккә куркыныч тудырган суррогат һәм составында спирт булган башка эчемлекләргә каршы көрәшнең Татарстан Министрлар Кабинеты дәрәҗәсендә алып барылуы хакында тәфсилләп сөйләде.

    - Хәзер суррогат продукциясе яки көмешкә сату турындагы хәбәрне "Халык контроле"нә юлларга мөмкин. Актив граҗданлык позициясе күрсәтү һәм кешеләр сәламәтлегенә һәм гомеренә җитди зыян салган ялган аракы продукциясен сатуга киртә кую белән бергә, ТР "Халык контроле" ГИСка юлланган хәбәрләрнең расланган һәр факты өчен матди бүләкләү каралган, дип хәбәр итте Илшат Моратшин. - 2016 елның гыйнвареннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кабул ителгән Күрсәтмә басылып чыккан иде, аңа нигезләнеп спирт, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә канун бозуларны ачыклау һәм аларга киртә куюга ярдәм итүче гражданнарны матди яктан кызыксындыру максатларында 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

    Әгәр мөрәҗәгать итү нәтиҗәләре буенча канунсыз әйләнештән 10 литрдан алып 100 литрга кадәр ялган аракы йолып алына икән, бүләкләү - 1 мең сум, әгәр 100 литрдан артык икән 2 мең сум тәшкил итәчәк. Ә инде бу турыдагы хәбәр җинаять эше ачылуга нигез булса, мәгълүмат бирүче 3 мең сум акча алачак.

    Мәгълүматның дөрес булуын да истә чыгармаска, 10 литрдан алып һәм күбрәк составында спирт булган продукцияне йолып алу белән, гаепле кеше административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла икән, бер, ике һәм өч мең сум күләмендә бүләкләү каралган. Шикаятьне ГИСка язып җибәргәндә, сәүдә объекты, көмешкә сату белән шөгыльләнгән йорт яки ялган продукциянең дә фотосын юллау шарт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: