Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өлкән яшьтәге кешене тәрбияләүче гаилә

    Киләсе елдан Татарстанда "Олы кешене тәрбияләүче гаилә" проекты старт алачак. Әлеге проект үзләрен карый алмаган карт кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуны күздә тота. Ягъни, карт кешеләр үзләренә яңа гаилә таба алачак. "Тәрбиягә алынучы балалар"га ай саен акча түләнәчәк. Карарда язылганча, тәрбияче гаилә булдырган кешегә, олы яшьтәге инвалид булмаган яисә 3 группа...

    Киләсе елдан Татарстанда "Олы кешене тәрбияләүче гаилә" проекты старт алачак.

    Әлеге проект үзләрен карый алмаган карт кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуны күздә тота. Ягъни, карт кешеләр үзләренә яңа гаилә таба алачак. "Тәрбиягә алынучы балалар"га ай саен акча түләнәчәк. Карарда язылганча, тәрбияче гаилә булдырган кешегә, олы яшьтәге инвалид булмаган яисә 3 группа инвалидлыгы булган кешене тәрбиягә алган очракта, 4 мең сум акча түлү каралган. Әгәр инвалид 2 нче группа икән - 6 мең сум һәм 1 группа булса - 8 мең сум. Шунарга тагын карт кешенең 75 процент өстәмәләрен кушыйк.

    Карарда төп төшенчәләр бирелгән. Анда язылганча, олы яшьтәге гражданин - ул республика интернат-йортында яки социаль ярдәм күрсәтү хезмәте хезмәтчәннәре карамаганда булган ялгыз торучы үз-үзен карый алмаучы гражданин (55 яшьтән өлкән хатын-кыз һәм 60 яшьтән өлкән ир-ат).

    Тәрбиягә алучы гаиләгә үтә дә мәшәкатьле тикшерүләр үтәргә туры киләчәк. Торак булудан тыш, физик һәм психологик яктан яхшы нәтиҗәләр булырга тиеш. Гаилә әгъзаларының берсе дә яман шеш авырулары белән авырмаган, хроник алкоголизм, наркомания, токсикомания, авыр йогышлы, актив туберкулез, психик, венерик авырулар белән авырмаган яки элек кичермәгән булырга тиеш. Шулай ук хөкем ителмәү турында белешмә, гаилә әгъзаларының рөхсәте һәм башка документлар кирәк булачак.

    Килешү дүрт як белән төзеләчәк - материаль түләүләр үзәге, социаль учреждение, олы яшьтәге кеше һәм аны тәрбиягә алырга теләк белдергән гаилә белән. Килешүнең бер мөһим шарты бар - өлкән кешене карау һәм аны тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү.

    Фото: www.gazetayakutia.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: