Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көрәшне тәрбиядән башларга кирәк

    "Экстремизмга юк!" айлыгы кысаларында "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре хезмәтләрдән файдаланучыларның көч структуралары, дин һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашуын оештырдылар. Очрашуга полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илназ Зәйдуллин, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, иеромонах Иоанн, ветераннар оешмасы вәкилләре Шамил Сәхабетдинов һәм Гомәр Хәйруллин килде....

    "Экстремизмга юк!" айлыгы кысаларында "Шәфкатьлелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре хезмәтләрдән файдаланучыларның көч структуралары, дин һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашуын оештырдылар.

    Очрашуга полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илназ Зәйдуллин, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, иеромонах Иоанн, ветераннар оешмасы вәкилләре Шамил Сәхабетдинов һәм Гомәр Хәйруллин килде.

    Полиция вәкиле конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Шулай ук террорчылыкка каршы көрәшкә бәйле профилактик эшләрдә җәмәгатьчелекнең һәм көч органнарының нәкъ менә бердәм уртак эшенең мөһим булуын ассызыклады.

    Дин әһелләренең чыгышы үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирүгә барып тоташа.

    - Экстремизм һәм Ислам дине бер-берсенә тәңгәл түгел, - дип билгеләп үтте Равил хәзрәт. - Традицион Ислам кеше үтерүне якламый. Коръәндә болай диелгән: "Әгәр кеше бер кешене үтерә икән, ул барлык кешелекне һәлак иткән булып санала. Әгәр дә бер кешегә ярдәм итсә, барлык кешелек дөньясына булышкан булып тора". Без балаларыбызда һәм оныкларыбызда югары әхлак тәрбияләргә тиеш. Чын күңеленнән дингә ышанган кеше башкаларга явызлык эшләми.

    Аның сүзләрен Аксубай чиркәве башлыгы да хуплады.

    - Экстремизмга каршы көрәшне балаларга тәрбия бирүдән башларга кирәк, - диде иеромонах Иоанн. - Шәхси үрнәгебез, аралашу һәм дини гыйбадәтләр белән без сабыйларда өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләргә хаклы. Бу гаиләнең, дәүләтнең нигезен тәшкил итәргә тиеш. Әгәр яшьләрне без тәрбияләмибез икән, аларны башкалар үз артларыннан ияртәчәк. Террорчылар дин кагыйдәләрен һәм нигезләрен белмәгән яшьләргә йогынты ясыйлар. Безнең уртак бурычыбыз - бу бушлыкны бетерү.

    Шамил Сәхабетдинов һәм Гомәр Хәйруллин тоткынлыкка эләккәндә үзеңне ничек тотарга, тап булган шикле сумка белән нәрсә эшләргә, чит-ят кешеләр күзгә чалынганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге һәм уяулыкның башка чаралары турында сөйләделәр. Социаль тернәкләндерү бүлеге психологы Наталья Хәйруллина һәм ял итүчеләр, очрашудан үзләре өчен бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар туплауларын ассызыкладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: